Ашык (бишташ)
Ашык (бишташ) — татар халык уены.
Ашык (бишташ) | |
---|---|
күп | |
Уйнау тәртибе
үзгәртүКыз балалар уйный торган уеннарның берсе. Биш ашык ясала. Ул сарыкның тубык сөяген кайнатып эшләнә. Сарык сыйрагын озак итеп кайнатасың да, сеңерләреннән аерылып квадрат формасындагы сөяк төшә. Шуны ашык диләр. Кайчак аны матур итеп буйыйлар да. Уен биш фигурадан тора.
Беренче фигура (чүпләм). Бишташларны җиргә (яки өстәлгә) сибеп җибәрәсең. Берсен уң кулга аласың. Шул ашык-ны чөеп җибәрәсең дә, ул кулга төшеп җиткәнче, бер җирдәге ашыкны алып өлгерергә һәм чөелгән ашыкны да шунда төшерергә кирәк. Алынган ашыкны сул кулга күчерәсең. Шул тәртиптә икенче ашыкны алып сул кулга күчерәсең. Шулай итеп сибелгән барлык ашык та алынып бетә.
Икенче фигура. Шул ук тәртиптә барлык ашыкларны уен мәйданчыгына сибеп җибәрәсең. Бер ашыкны уң кулга алып чөясең. Ул һавада булган арада җирдән икенче ашыкны алып шул кулга һавадагы ашыкны төшерергә кирәк. Шуннан соң ике ашыкны да сул кулга күчереп, тагын шул ук тәртиптә ике ашыкны аласың.
Өченче фигура (күчә). Шул ук тәртиптә сибеп җибәрәсең дә, берсен һавага чөеп, ул төшкәнче калганнарын шул кул белән җыеп, шуның өстенә төшерергә кирәк.
Дүртенче фигура (май кап). Барлык ашыкларны уң кулга аласың. Барысы да учта килеш берсен һавага чөеп җибәрәсең һәм шул арада имән һәм баш бармак белән җиргә сызып алырга кирәк, ашыкларны төшермичә.
Бишенче фигура (капка). Сул кулның баш бармагы белән урта бармагын җиргә чәнчеп «капка» ясала. Имән бармак урта бармак өстенә «атландырыла». Шуннан соң уң кул белән барлык ашыкларны учка алып, сул култык аша ашыкларны «капка» алдына сибәсең. Шуннан соң бер ашыкны алып һавага чөясең һәм ул төшкәнче ашыкларны берәм-берәм капкадан чыгарып җибәрәсең.
Уенчылар бу фигураларны чиратлап ясыйлар. Кем кайсы фигурада ялгыша, ул тагын үз чиратын көтеп ала һәм уенны шул фигурасыннан дәвам итә. Кем дә кем барлык фигураларны да иң алдан ясап чыга, ул җиңүче була. Иң артта калганга уен соңында «чиртке» бирәләр.
Чыганаклар
үзгәртү- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.