5 нче санлы төзелеш тресты

5 нче санлы төзелеш тресты (рус. стройтрест № 5) ― Казан төзелеш оешмасы. 1973 тә СССР сәнәгать төзелеше министрлыгы боерыгы белән нигезләнә. Нигезләнгән көненнән үк Татстройга буйсындырыла.

5 нче санлы төзелеш тресты
Нигезләнү датасы 15 гыйнвар 1973
Дәүләт  СССР
 Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Урам Урицкий урамы[1]
Хезмәткәрләр саны 1600 (1993)
Гамәлдән чыгу датасы 13 июль 2006

Эчендә №№ 1, 2, 3. 15 нче санлы төзелеш-монтаж идарәләре, 159 нчы санлы механикалаштырылган күчмә колонна (Байлар Сабасы), кече механизациянең хуҗалык исәбе участкасы, җитештерү комплектациясе идарәсе, укыту пункты, җитештерүне инженерлык ягыннан әзерләү үзәге, торактан файдалану участкасы (ЖЭУ), 140 нчы балалар бакчасы[2], Апайкина-Гәр авылындагы ярдәмче хуҗалык булган. Трест торак, социаль-көнкүреш, сәнәгать объектлары төзелешләрендә катнашкан. 1993 тә 1600 гә якын кеше эшләгән; 1991 дә җитештерү күләме 23,5 млн СССР сумы булган.[3]

1993 тә, Татстройның башка оешмалары кебек үк, акционерлык җәмгыятькә үзгәртеп корыла, ул «Пятый трест» исемен ала. 2003 тә банкрот дип таныла, 2006 та суд карары белән ябыла.[4]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Список абонентов Казанской городской телефонной сети. Том 2. Список телефонов предприятий, организаций и учрежденийКазань: Татарское книжное издательство, 1986.
  2. http://www.millattashlar.ru/index.php/%D0%94%D0%B5%D1%82%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B5_%D1%81%D0%B0%D0%B4%D1%8B_%D0%B2_%D0%9A%D0%B0%D0%B7%D0%B0%D0%BD%D0%B8_(1991)
  3. Справочник для деловых людей Республики Татарстан. —Казань: Связьинформ, 1993
  4. https://www.rusprofile.ru/id/6596657