1984 елгы Аурупа футбол чемпионаты
1984 елгы Европа футбол чемпионаты (фр. Championnat Européen du Football 1984) — 1984 елда узган җиденче УЕФА Европа футбол чемпионаты. Чара 12 июньнән 27 июньгә кадәр Франциянең җиде шәһәрендә (Париж, Марсел, Лион, Сент-Этьен, Ланс, Нант һәм Страсбур) үткәрелгән.
Тулылыклар | |
---|---|
Кабул итүче ил | Франция |
Вакыт | 12 июн 1984 — 27 июн 1984 |
Такымнар | 8 |
Үткәрү урын(нары) | 7 (7 шәһәрдә) |
Урыннар | |
Чемпион | Франция |
Икенче урын | Испания |
Ярыш статистикасы | |
Уйналган мачлар | 15 |
Кертелгән туплар | 41 (бер мачта 2.73) |
Ярышта 8 җыелма такым катнашкан. Португалия һәм Румыния милли футбол җыелмалары Европа чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.
Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 8 такым ике төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.
Чемпионатның 15 уенында 41 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Мишел Платини (Франция) - 9 туп.
Финалда Франция җыелмасы Испанияне 2:0 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр Европа чемпионы исеменә лаек булган. Калып:УЕФА Европа футбол чемпионатлары