1980 елгы Аурупа футбол чемпионаты

1980 елгы Европа футбол чемпионаты (итал. Campionato europeo di calcio 1980) — 1980 елда узган алтынчы УЕФА Европа футбол чемпионаты.. Чара 11 июньнән 22 июньгә кадәр Италиянең дүрт шәһәрендә (Рум, Милан, Неаполь һәм Торино) үткәрелгән.

1980 елгы Аурупа футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Италия
Вакыт 11 июн 1980 — 22 июн 1980
Такымнар 8
Үткәрү урын(нары) 4 (4 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Алмания
Икенче урын  Бельгия
Өченче урын  Чехословакия
Дүртенче урын  Италия
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 14
Кертелгән туплар 27 (бер мачта 1.93)
← [[]]
[[]] →

Ярышта 8 җыелма такым катнашкан. Греция милли футбол җыелмасы Европа чемпионтларында беренче тапкыр катнашкан.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 8 такым ике төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Төркемнәрдә икенче урын алган такымнар өченче урын өчен матчта, беренче урын алганнары исә финалда очрашкан.

Чемпионатның 14 уенында 27 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Клаус Аллофс (Көнбатыш Алмания) - 3 туп.

Финалда Көнбатыш Алмания җыелмасы Бельгияне 2:1 исәбе белән җиңеп, икенче тапкыр Европа чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Чехословакия җыелмасы Италияне пинәлти сериясендә 9:8 (матчның төп һәм өстәмә вакыты 1:1 исәбе белән тәмамланган) исәбе белән җиңгән. Калып:УЕФА Европа футбол чемпионатлары