1922 елгы саранча һөҗүме (Татарстан)

1922 елгы саранча һөҗүме — көньяк далалардан саранчаларның очып килүе аркасында туган табигый афәт.

Вакыйга үзгәртү

1921 нче елдагы ачлык Яңа Чишмәне дә читләтеп үтми. Бу елларда 2929 олы кеше һәм 2363 бала ачлыктан тилмерә. Ләкин бер бәхетсезлек артыннан икенче бәхетсезлек  килә. 1922 нче елның җәендә,игеннәр өлгерә башлаганда, көньяк далалардан моңарчы беркайчан да булмаган саранча очып килә. Саранча һөҗүме шулкадәр көчле була, хәтта кайбер урыннарда алар очкан вакытта кояш та күренми. Саранчалар ашлыкның сабакларын кимерә, шунлыктан башаклар җиргә коела. Алар төнлә җирдә оя ясый, шунда күкәй сала.

Көрәшне оештыру үзгәртү

Бу бәладан котылу өчен, бөтен җирне сукаларга кирәк була. Ул вакытта атлар җитмәгән, чөнки ачлык елларында атларны суйганнар. Халык арасында паника башлана, чөнки уңышны коткарып калу шикле була.Шул вакытта ничек тә ашлыкны саклап калу өчен, примитив булса да чаралар күрелә:тоз кайтартыла. Ул вакытта тоз дефицит була әле, тоз җитмәүдән күп кеше төрле авырулардан интегә. Крестьяннарга кырдагы саранчаларны капчыкларга җыярга һәм үлчәп тапшырырга тәкъдим итәләр. Җыелган саранча массасына карап тоз (1 фунт саранчага - чирек фунт тоз) бирелә. Шулай итеп, картлар да, яшьләр дә  саранча җыя, шуның белән берьюлы ике куян тоталар: саранчадан да котылалар, тозлы да булалар. Игеннәрне җыеп алганнан соң, саранча личинкаларын  юк итү өчен, бөтен җирләрне сөрергә кушыла.

Чыганаклар үзгәртү

  • Яңа Чишмә авылы музеендагы “Авыллар тарихы” альбомы.