Әҗәү, Салагыш (рус. Азевка) — Иж елгасының сул кушылдыгы. Татарстанның Әгерҗе районы[1] биләмәләрендә ага. Елга озынлыгы 23 км.

Азевка
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
Координатлар 56°4'тн, 52°51'кнч, 56°0'10"тн, 52°51'14"кнч
РДСР 10010101212111100027620
Нинди сулыкка коя Иж елгасы Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 174 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 23 километр Edit this on Wikidata
Карта

Озынлыгы 23 км, бассейнының мәйданы 174 км². Әгерҗе районында Сарапул калкулыгыннан ага. Елга башы Әзи авылыннан 2 км көнчыгыштарак, тамагы Салагыш авылыннан көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы — 55 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 54%. Түбән өлешендә елга тугае сазланган. Иң зур кушылдыклары Чушкан һәм Сангас (уң кушылдыклар). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,46 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле елга башында 0,1 л/с•км² дан түбән агымында 1-3 л/с•км² га кадәр. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,036 м³/с. Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Су реестры мәгълүматы үзгәртү

Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Чулман кушылдыклары бассейны Агыйдел кушылганчы, елга бассейны — Чулман.[2]

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[2]

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010101212111100027620
  • Гидрологик өйрәнү (ҺӨ) буенча коды — 111102762
  • Бассейн коды — 10.01.01.012
  • ҺӨ буенча саны — 11
  • ҺӨ буенча чыгарылышы — 1

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Гидротехник Корылмалар һәм дәүләт су кадастрының Россия Үзәк реестры».
  2. 2,0 2,1 РФ су реестры мәгълүматлары: Азевка.

Сылтамалар үзгәртү