Әхәт Мостафин (21 гыйнвар 1957 ел) — галим-химик, югары мәктәп укытучысы. 2010-2013 елларда Башкорт дәүләт университеты ректоры. Башкортстан Фәннәр академиясе академигы (2009), химия фәннәре докторы (1999), профессор (2003). Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе (2007).

Әхәт Мостафин
Туган телдә исем баш. Әхәт Ғәзизйән улы Мостафин
Туган 21 гыйнвар 1957(1957-01-21) (67 яшь)
Колчура, Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре химик
Эш бирүче Башкорт дәүләт аграр университеты, Институт органической химии УНЦ РАН[d] һәм Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Әхәт Газизҗан улы Мостафин[1] 1957 елның 21 гыйнварында БАССРның Баймак районы Колчура авылында туган.

1979 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, туган авылы мәктәбендә эшли.

19801985 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында гыйльми хезмәткәр була. 19851999 елларда — инженер, СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалында кече, өлкән төп гыйльми хезмәткәр була (РФА БФҮ органик химия институты); органик химия институтының гыйльми хезмәткәре.

19992000 елларда Әхәт Мостафин Уфа дәүләт авиация техник университеты профессоры.

20002002 елларда — Башкортстан Республикасының Фән, югары һәм урта профессиональ белем бирү буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары.

20022004 елларда — Башкортстан Республикасы мәгариф министры урынбасары.

2004 елда — Башкортстан Республика Фәннәр академиясенең вице-президенты.

Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. Башкортстан Фәннәр академиясе академигы (2009), химия фәннәре докторы (1999), профессор (2003),

2009 елда Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы итеп сайлана, 2010 елдан — Башкорт дәүләт университеты ректоры.

Мостафинның фәнни кызыксынулары даирәсе: ароматлы аминнар рәтендә региоспецифик алмаштыру, биологик актив азотлы гетероциклик системалар һәм нуклеозидларның юнәлешле синтезы. Аның җитәкчелегендә ароматлы аминнарны — азотлы пестицидларны һәм фармакологик препаратларны синтезлау өчен төп матдәләрне алкенилирлауның стереоспецифик ысуллары эшләнә. Ул аминнар төркеменә караган продуктларны гетероцикллауның яңа юнәлешләре һәм алуы авыр булган гетероциклик системаларны, шул исәптән шешкә каршы алкалоид эллиптицин синтезлауның үзенчәлекле ысуллары тәкъдим ителә.

2013 елның 28 мартында министрлык тарафыннан сәбәпләрен аңлатмаенча ректор вазифасыннан бушатыла.

Укучылары үзгәртү

Мостафинның укучылары арасында 6 фән кандидаты бар.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2007).

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

150-дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 16 уйлап табу авторы.

  • Особенности высокотемпературной ползучести безобжиговых керамических материалов. М.: Химия, 2005 (соавтор).
  • Пирофиллит и материалы на его основе. М.: Наука, 2006 (соавтор).

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

    • Башкортостан: Краткая энциклопедия. Уфа: Башкирская энциклопедия, 1996.
    • Башкирская энциклопедия: В 7 т. Т. 3: З-К. Уфа: Башкирская энциклопедия, 2007.

Сылтамалар үзгәртү