Татарстанның Әлмәт районы Чупай авылының уртасында моннан бик күп еллар элек салынган бер йорт бар. Йорт Чупай тавыннан чыккан таштан төзелгән. Монда Әхмәт исемле кеше үзенең гаиләсе белән яшәгән. Әхмәт гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Егет булып җиткәч үзенең гаиләсен кора. Тырышып эшләп,әкренләп аякка баса. Хуҗалык эшләрен алып барырга кыенлыклар тугач, хезмәтче ала.Бергәләп мал-туар, кыр эшләрен башкаралар. Менә шуннан аңа "Бай" исеме тагыла. Беренче хатыны Гайникамал белән биш бала тәрбиялиләр. Колхозлашу, кулакларны илдән куу Әхмәт байның йорты, каралты-куралары җимерелеп бетә.Әхмәт бай яшь хатыны белән Себер якларына юл тоталар. Хуҗа юлда тиф белән чирләп үлә.Аны Блоговещенск шәҺәрендә җирлиләр.Гаиләсе Урта Азия ягына китә һәм шунда урнашып кала. Бүгенге көндә бу хуҗалыктан бары бер йорткына исән. Амбар,келәт, коймалар сүтелеп, башка биналарны төзү өчен кулланалар. Ә йорт колхоз идарәсе, китапханә ролен үти. Ләкин бүгенге көндә Әхмәт бай йорты ташландык хәлдә. Бу йортны музей-йорт итеп ачсалар, үткән белән бүгенге тоташтыручы бер чылбыр булыр иде...