Әхмәт Юныс

татар шагыйре, мөгаллим, журналист
(Әхмәт Юнысов битеннән юнәлтелде)

Әхмәт Юныстатар шагыйре, мөгаллим, журналист.

Әхмәт Юныс
Туган 15 октябрь 1916(1916-10-15)
Әсән-Елга, Кукмара районы, Татарстан
Үлгән 1976(1976)
Казан, Татарстан
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ
Һөнәре шагыйрь

Ул 1916 елда Татарстанның Кукмара районы Әсән-Елга авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлый. Аннары соң башлангыч сыйныфларда — укытучы, 1937 елда Казанга килеп, Татарстан китап нәшриятында – мөхәррир, «Кызыл Татарстан» һәм «Яшь сталинчы» газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли. Ак финнарга каршы сугышта, аннары Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң Казан университетында югары белем ала, «Яшь сталинчы» газетасы һәм «Пионер» журналы редакцияләрендә, Татарстан китап нәшриятында эшли.

Әдәбиятка ул 30 еллар ахырында килә. 1936 елда аның «Гүзәл яшьлек» дигән беренче шигъри җыентыгы басылып чыга. Аннары «Тантана», «Әсән Елга», «Без кайтырбыз», «Уңыш», «Яз килә», «Кырларга сәяхәт», «Көн артыннан көн» һ.б. китаплары дөнья күрә. Ә.Юныс К.Чуковский, С.Маршак, А.Барто, Я.Коллас шигырьләрен, М.Миршәкәрнең «Ленин Памирда» әсәрен татарчага тәрҗемә итә.

Озакка сузылган каты авырудан соң, 1976 елның июлендә Казанда вафат була.

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү