Әрәмә (рус. Урема, урёма, пойменный лес) - гадәттә тугайда, дымлы, иңкү җирдә үскән агачлык [1][2]

Лена тыюлыгындагы сазлык, әрәмә

Тасвирлау үзгәртү

Әрәмә - вакытлыча су басучан, сазлыклы, елга үзәннәрендә үсә торган урманнар, куаклыклар. Мондый урыннардагы агачлыклар урман зонасыннан (тайгада 70-80%) дала зонасына (3-10%) таба кими бара. Бу табигый факторларга, шулай ук бу юнәлештә төбәкнең үзләштерелүенә, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешле җирләрне әрчү интенсивлыгына бәйле. Әрәмәләр тундра, далалар һәм ярым чүл елгалары ярында да үсеп, төп агач чыганагы булып тора [3].

Әрәмәлекләрнең составы су шартларына яраклылыгына һәм башка токым агачлар белән сыеша алуына; су басу режимына, суның химик составына, ташкында ярга ягылган туфракның гранулометрик составына, микъдарына бәйле.

Иң уйсу, түбән яткан елга буйларында озак вакыт (60 тәүлектән артык) су басу шартларында, артык дымлы туфракларда төрле токым тал били. Артык дымлы, уңдырышлы туфраклы урыннарда бонитетның I—III сыйныфына кергән кара зирек урын ала.

Тайга зонасында, 15-45 көн дәвамында су баскан мәйданнарда таллар каенга һәм усакка юл бирә.

Чүллектә һәм корылыклы төбәкләрдә - Урта Азияда һәм Казакъстанда агач һәм куак үсемлекләре су буйларында полоса булып һәм зур елгаларның дельталарында туплана, аларда тал, тирәк, тамарикс һәм башка төрләр әрәмәлекләр барлыкка китерә.

Гомумән, әрәмәләрдә катнаш, куе булмаган агачлыклар, куаклар өстенлек итә. Алар товар структурасы чагыштырмача түбән һәм санитария җәһәтеннән дә сыйфатсызрак булуы белән аерылып тора. Бу әрәмәлекләрне соңгы 2-3 гасыр эчендә интенсив кисү, аларда 3-6 нчы буын генерация таралуы, артык күпләп мал көтү, корткыч бөҗәкләр һәм гөмбә авырулары зыян китерүе, елгалардагы гидротехник корылмалар белән бәйле су режимындагы үзгәрешләр белән бәйле [4].

Әһәмияте үзгәртү

Әрәмәлекләрне I нче төркем урманнарына кертәләр. Аларның аккумулятив, эрозиягә каршы, климатны үзгәртүче һәм башка бик күп башка файдалы функцияләре бар. Әрәмәләр авыл хуҗалыгының су басучан җирләрен ком агымыннан саклый һәм аларның җитештерүчәнлеген арттыра, су куллану тотрыкландырыла, балыклар һәм башка хайваннар үрчүенә уңайлы шарт тудырыла, кешеләрнең ял итүе өчен уңайлы.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Башҡорт теленең һүҙлеге. 2 томлыҡ. - Мәскәү, 1993. - 2-се том, 754-се бит
  2. Урема//Большая российская энциклопедия(үле сылтама)
  3. Пойменные леса
  4. Пойменные леса

Чыганаклар үзгәртү

  • Урема// Большая советская энциклопедия : [в 30 к.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 27-й к. — М.  : Советская энциклопедия, 1969-1978.
  • Лесная энциклопедия: В 2-х т., к.2/Гл.ред. Воробьев Г.И.; Ред.кол.: Анучин Н.А., Атрохин В.Г., Виноградов В.Н. и др. - М.: Сов. энциклопедия, 1986.-631 с., ил.

Сылтамалар үзгәртү