Әпчи карчык
Әпчи карчык (абачи)[1] — татар мифологияләрендә кешегә ияләшүче җан иясе,[1] мәҗүси йола үтәүче рухани карчык, имче, им-томчы.[2]
Әпчи карчык | |
Җенес | хатын-кыз |
---|
Әпчи карчык исеме күп сөйләүчән хатын-кызга карата да әйтелә.[3][2] Күчерелмә мәгънәдә — үлем яки Газраил.[2]
Әпчи карчык ияләшкән берәр кеше бик зәһәр теллегә әйләнә дип ышанганнар. Аны тел бистәләре, бушка акыл өйрәтүчеләр, мактанчыклар рухы дип тә әйтергә мөмкин. Сихерче карчыкның туганы буларак та карала ала.[1]
Албасты җиләге (эт җиләге дә диләр) дә кайчандыр шушы явыз рух галәмәтләре белән бәйләнгән булгандыр. Шушы җиләкне ашаган кешене Албасты басмый дип уйлаганнар. Албасты җиләге эт культы белән бәйләнгән була, ә Албасты эттән курка. Албасты җиләгенең (убыр җиләге дип тә йөртәләр) тагын бер исеме исеме «әпси» яисә «әпчи». Бу атаманың Әпчи карчык белән бәйле.[1]
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Татар халык иҗаты. Әкиятләр. — Беренче китап, Казан, 1977;
- Татар халык иҗаты. Әкиятләр. — Икенче китап, Казан, 1978;
- Татар халык иҗаты. Әкиятләр. — Өченче китап, Казан, 1981.
- Баязитова Ф. С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. — Казан, 1995.
- Коблов Я. Д. Мифология казанских татар. — Извъстия Общества археологии, истории и этнографии. Томь XXVI, вып. 5. Казань, 1910