Әнвәр Шәрәфетдинов

   Фронтовик-укытучы Шәрәфетдинов Әнвәр Гыйбадулла улы  тарафыннан иҗат ителгән бәетләр.
  Туган төбәгем фольклорында бәетләр аерым бер урын тота. Бу бәетләрдә традицион темаларны күрергә була. Ил, халык тарихында булган аянычлы вакыйгаларны да һәм хатын — кызларның ачы язмышын да, аерым кешеләрнең фаҗига белән тәмамланган тормышлары да чагылыш таба. Бу дөньяда уен — көлке белән, күңел ачып кына яшәп булмый, тормыш булгач, төрлесе була. Шушы фаразны истә тотып, мин халык — авыз иҗатының энҗесе булган бәетләргә мөрәҗәгать итәргә булдым. Кешеләрнең бәгыреннән, күңел түреннән сызылып чыккан зар — моңны аңларга, күп гасырлык тарихны белергә, тормыш сабаклары алырга, уй — фикерләрне чистартырга, күңелне сафландырырга нәкъ менә бәетләр ярдәм итә дип исәплим. Эзләнүләр барышында миңа авылыбызның төрле язмышлы кешеләре белән очрашырга  туры килде. Борынгы бәетләр сирәк сакланган, шуны искә алырга кирәк, бүгенге көндә  Норлат  халкы тарафыннан чыгарылган бәетләр еш очрый. Авылыбызда  бәетләр җыю, кызганычка каршы, системага салынмаган. Шулай да, бу эшне башкарганда мин  бик күп кызыклы кешеләр язмышы белән таныштым.  Үземнең авылдашым – элекеге фронтовик укытучы  Шәрәфетдинов Әнвәр  Гыйбадулла улы  бик күп бәетләр җыйган, аларны район газетасында бастырган.
Әнвәр абый  1939 нче елда  Кызыл Армия  сафларына  чакырылган. Ул 1946 нчы елдан алып 1976 нче елга кадәр Норлат мәктәбендә физкультура укытучысы   булып эшләгән. Бәетләр, шигырьләр иҗат итү белән шөгыльләнгән. Лаеклы ялга  чыккач, бу эш белән тагын да ныклабрак кызыксына башлаган. Эзләнүләр нәтиҗәсендә  20-ләп бәеттән җыентык  чыгарган. Бу  җыентык хәзерге вакытта мәктәпнең туган як  музеенда саклана. Аларның күбесе драматик  характерда, сурәтләү чаралары , язмышлар төрлелеге, фикернең  гадилеге белән  аерылып  торалар.
Якын туганы  машина астына кереп һәлак булгач, Әнвар абый иң беренче бәетен -“Гөлфәния бәете”н яза:

Тарих меңдә тугыз йөздә Сиксән бишенче елда,

Гөлфәния мәрхүм үлде

Уникенче июль көнендә.

Елда ике гает була,

Берсе корбан гаете...

Без әйтәбез, сез тыңлагыз

Гөлфәнияның бәетен.

Бисмиллаһи вә биллаһи,

Җөмлә төзи башладым,

Эчем пошып, ут янгач,

Бәет яза башладым.

Бу бәетне мин язамын

Җомга көнне кич белән,

Ошамаган җирен төзәтерсез,

Укыгыз моңлы көй белән.

Бу бәетне мин чыгардым,

Гөлфәнияне кызганып.

Күрмәгәнгә күрсәтмәсен

Бу фаҗига җәфасын.

   Шәрәфетдинов Гомәр Әнвәр улының  шәхси фаҗигаләргә багышланган бәетләре бихисап. Авылдашыбыз,Советлар Союзы Герое Хәйруллин Хәлилнең улы үлгәч,аңа багышлап,”Рөстәм бәете”н,трактор белән авариягә очрап һәлак булган авылдашыбызга багышлап,”Илдус бәете”н яза. Автор бу бәетләрдә төрле начар гадәтләрне тәнкыйтьли дә.   

...Мылтык алдым кулыма,

Киттем куян эзләргә.

Газапланган үлүемне

Сөйлим әле сезләргә.

Яшьтән эчтем аракыны,

Стаканнан эчәргә өйрәндем,

Ансыз тормадым бер дә,

Алкашка да әйләндем.

Илдус өй салдырган,

Башын кыек калдырган,

Аракы эчә-эчә

Хатынын ирсез калдырган...

(“Илдус бәете”ннән өзек)

        Сугыш….Күпме кеше яу кырларында газиз башларын салды, дөньяның бөтен рәхәтен татырга да өлгерә алмыйча җир куенына керде. Ә бит алар меңләгән аналарның күз карасыдай саклап, кадерләп үстергән газиз балалары иде. Тормышның бөтен матурлыгы, яме булган сөекле баласын югалту ана күңелен нинди газапларга дучар итүен, утка салуын күз алдына китерүе авыр түгел. Бу бит гомерлек кайгы, йөрәк ярасы.
        XX гасырның утлы учакларыннан берсе — Әфган сугышы булды. Әфганстан җиренә сугышырга киткән байтак егетләрне әти — әниләре көтеп ала алмады. Ул егетләр, әле бик яшь кенә булсалар да, ил йөзенә кызыллык китермәделәр, үзләрен онытылмас данга күмеп, әти — әниләренә гомерлек горурлану хокукын тапшырып калдырдылар. Газиз тынычлыкны саклау, яңа сугышларга юл куймау — шул солдатларның үлемсез батырлыгыннан, аналар газабыннан һәм халыкның сүнмәс хәтереннән торадыр да.
      Безнең авылыбыздан  да 12 егет Әфганстанда үзләренең интернациональ бурычларын үтәделәр. шул җирләрдә азатлык яулаганда һәлак булды. 1985нче елның декабренда  унтугыз яше дә тулмаган 1 егетебез- Марат Әфган җирендә һәлак була. Диләрә апаның бердәнбер малае булган Марат турындагы бу хәбәр авылдашларны  тетрәндерә.Бөек Ватан сугышы ветераны,укытучы Әнвәр абый бу хәлләргә тыныч кына кала алмый һәм ”Марат бәете”н яза:

Марат мәрхүм вафат булды

Декабрьнең карлы аенда.

Марат ничә яшендә

Фуражкасы башында.

Аның яшен сорасаң

Ул унтугынчы яшендә.

Елда ике гает була:

Берсе корбан гаете.

Без әйтәбез, сез тыңлагыз

Сержант Марат бәетен.

Көмеш йөзек койдырдым

Кашы кара сәбәпле,

Бу бәетне мин чыгардым

Марат үлгән сәбәпле.

Батыр йөри уртада

Сөлге бәйләп биленә.

Туган- үскән илләрдән

Алды җирнең читенә.

Әфган җире тау-ташлы,

Анда биек-биек сопкалар,

Дошман ерткыч таза,

Шомлы утны безгә ача

Безнең казарма алдында

Машиналар кычкыра,

өзе кара булгыры.

Пулеметтан аттыра.

Китә каты сугышлар,

Ике яктан атыш башлана.

Дошман кача, ташлап барысын.

Солдат лачын кебек ташлана.

Пуля тигәч башына,

Марат аңын югалткан,

Аңга килми, берни белми

Газиз башын югалткан.

Безнең зират буенда

Ике миләш, бер тирәк.

Марат кебек үлгән кеше,

Бу илләрдә бик сирәк.

     Халык бәетләренең тагын бер төркеме хатын — кызларның трагик язмышына багышланган. Мәсәлән, «Разыя  бәете”. 1985 нче елның гыйнвар ае азагында Норлат авылында яшәүче  Разыя  исемле хатын поезд астына эләгә.Фаҗига Албаба тимер юлы станциясендә була. Озак та үтми,  Әнвәр абый Разияга багышлап,”Разия бәете”н иҗат итә.

...Безнең авыл – зур авыл,

Бакчасы да бар эчендә.

Бу хәсрәткә дучар булдым

Алтмыш җиде яшемдә.

Аңым да бетте хәзер,

Саташа да башладым,

Танымыйм күршеләрне дә,

Бик үзгәрдем мин, ардым.

Иремнән дә уңмадым мин,

Газап чигеп яшәдем,

Бәхеткә туды кызларым,

Алар өчен яшәдем.

Бер көн киттем Албабага

Кунакка туганнарга,

Соңгы тапкыр булган икән

Туганнарда булырга.

Саташып, төнгә каршы

Килеп чыкканмын переездга,

Аягым кысылып ала алмыйча

Тапталдым бит поездга.

1987 нче елны Әнвәр абый үзе дә безнең арабыздан китеп бара.Ул иҗат иткән бәетләр хәзерге көндә дә әһәмиятен югалтмаган,авылдашлар арасында телдән-телгә йөри.