Әнвәр Сафиуллин, Әнвәр Шакирҗан улы Сафиуллин (7 февраль 1927(1927-02-07), Әлмәт, Әлмәт вулысы, Бөгелмә кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР11 август 2020(2020-08-11) (93 яшь), ) — Татарстанның нефть сәнәгате ветераны, Әлмәтнең мактаулы гражданины, Татарстанда беренче һәм икенче миллиард тонна нефть чыгаруда катнашкан шәхес, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1973).

Әнвәр Сафиуллин
Туган телдә исем Әнвәр Шакирҗан улы Сафиуллин
Туган 7 февраль 1927(1927-02-07)
СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт
Үлгән 11 август 2020(2020-08-11) (93 яшь)
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Һөнәре нефтьче, Татарстанның нефть сәнәгате ветераны

Биографиясе үзгәртү

1927 елның 7 февралендә Әлмәттә биш бала тәрбияләнгән күп балалы гаиләдә туа. 1942 елда әтисез кала (Гражданнар сугышы инвалиды). Унбиш яшендә колхозга эшкә урнашырга туры килә. Төрле эшләрдә хезмәт куя: сөргән, чәчкән, чапкан, икмәк кабул итү пунктларына уңыш ташыган.

1944 елның октябреннән 1951 елга кадәр Совет Армиясендә хезмәт итә. Фронт частьларына юл тотмый. 1951 елдан «Бөгелмәнефть» идарәсе нефть промыселларының берсендә төрле эшче булып эшли башлый, алга таба ул «Әлмәтнефть» берләшмәсенең «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенә (НГДУ) итеп үзгәртелә. 1952 елда нефть һәм газ чыгару буенча оператор белгечлеге ала. 1953 елда яңадан укуга җибәрелә, аннан соң өлкән оператор итеп билгеләнә. Җитештерүдән аерылмыйча, 1968-1971 елларда бораулау осталарының кичке мәктәбендә укый.

Хезмәт батырлыгы һәм 1973 елга кабул ителгән Социалистик йөкләмәләрне үтәүдә күренекле уңышларга ирешүе өчен, СССР Югары Советы Президиумының 1973 елның 30 декабрендәге указы белән Әнвәр Шакирҗан улы Сафиуллинга Социалистик Хезмәт Герое исеме, Ленин ордены һәм «Серп и Молот» алтын медале тапшырылды.

«Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә эшләвен дәвам итә. 1973 елда нефть һәм газ чыгару буенча мастер була. 1973 елның 5 мартыннан 1987 елның 2 мартына кадәр нефть һәм газ чыгару буенча оператор. 1987 елдан лаеклы ялга чыга.

Күп тапкырлар КПССның Әлмәт шәһәр комитеты әгъзасы, халык депутатларының Әлмәт шәһәр Советы депутаты итеп сайланган. Биш ел дәвамында ВЦСПС ҮК әгъзасы булып торган.

Әлмәт шәһәрендә яшәгән. 2020 елның 11 августында вафат булды.

Бүләкләре һәм исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

1975 елда «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә нефть чыгару буенча иң яхшы операторлар өчен А.Ш.Сафиуллин исемендәге премия булдырыла.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү