Әл-Әләмәйн янындагы икенче бәрелеш

Әл-Әләмәйн янындагы икенче бәрелеш яки Әл-Әләмәйн операциясе1942 елның 23 октябре - 5 ноябрендә генерал Бернард Монтгомери җитәкчелегендәге Беректәшләр (Бөекбритания, Австралия, Яңа Зеландия, Көньяк Африка Берлеге, Британ Һиндстаны) көчләре Эрвин Роммель җитәкчелегендәге төньяк Африкадагы Күчәр (Өченче рейх һәм Италия) көчләрен тар-мар итә.

Әл-Әләмәйн янындагы икенче бәрелеш
Төп низаг: Икенче Бөтендөнья сугышы

Инглиз һөҗүме
Дата

23 октябрь - 5 ноябрь, 1942

Урын

Әл-Әләмәйн (Әл Галәмәйн, العلمين‎), Мисыр

Нәтиҗә

Беректәшләрнең җиңүе

Көндәшләр
Бөекбритания, Британ империясе, Австралия Өченче рейх, Италия
Сәргаскәрләр
Бернард Монтгомери, Харольд Александер Эрвин Роммель, Энеа Наварини
Яклар көчләре
220 000 кеше
  • 1100 танк
  • 435 автомашина
  • 750 очкыч
  • 908 туп
  • 1451 танкка каршы мылтык
115 000 кеше
  • 559 танк
  • 192 автомашина
  • 900 очкыч
  • 552 туп
  • 1063 танкка каршы мылтык
Югалтулар
33 596 кеше һәлак һәм яраланган
  • 332 танк

279 туп 97 очкыч

30 542 кеше һәлак һәм яраланган
  • 232 танк
  • 254 туп
  • 84 очкыч
Генерал Бернард Монтгомери бәрелеш барышын күзәтә
Фельдмаршал Роммель Әл-Әләмәйн янында
Әл-Әләмәйн икенче бәрелешенең харитасы

Икенче Бөтендөнья сугышының төньяк Африкадагы хәрби хәрәкәтләре театрында хәлиткеч бәрелеше булып санала.

Беренче бәрелеш үзгәртү

1942 елның 27 маенда Эрвин Роммель җитәкләгән итальян-алман 11 төмәнле көчләре Әл-Газала янында инглиз көчләренә көтелмәгән һөҗүм итә, инглиз көчләре зур югалтулар белән чигенергә мәҗбүр була.

1942 елның 1-27 июлендә бер яктан Эрвин Роммель җитәкчелегендәге Күчәр (Өченче рейх һәм Италия) көчләрен Каһирә шәһәрен яулап алу максатыннан Клод Окинлек җитәкчелегендәге Беректәшләр (Бөекбритания, Австралия, Яңа Зеландия, Көньяк Африка Берлеге, Британ Һиндстаны) көчләренә һөҗүм итә. Бәрелеш пат хәленә китерә. Беректәшләр Александриягә һөҗүм иткән Роммель көчләрен туктата ала, ләкин Британ 8-нче гаскәре 13 000 кеше югалта, 7000 дошманны әсирлеккә ала.

Әләм Әл-Хәлфә бәрелеше үзгәртү

Туган куркыныч сәбәпле 8 августта Винстон Чөрчилл Каһирә шәһәренә килә һәм 13 августта Клод Окинлек урынына Бернард Монтгомери гаскәр башлыгы итеп билгеләнә.

Роммель көндәшләрнең җитди тиңсезлеген күреп, тиз хәлиткеч һөҗүм итәргә карар итә. Монтгомери Роммель өчен махсус тозакны әзерли.

30 августта Роммель һөҗүм итә башлап бик көчле миналар кырларына эләгә һәм инглиз интенсив уты астында миналардан арындырырга мәҗбүр була. Шул вакытта Монтгомери кирәкле урынга резерв һәм һава көчләрен китерә.

Әлеге уңышсыз һөҗүмдә Роммель 3000 кеше һәм күп корал, аеруча автомобиль югалта, әлеге вакыйга бөтен бәрелешкә зур йогынты ясый.

Нәтиҗәдә 3 сентябрьдә Роммель үз көчләрен элекке позициягә кайтарырга мәҗбүр була. Ләкин Монгомери дә хата ясый, чиктән тыш сак булганга күрә көчсезләндерелгән чигенүче Роммель көчләрен эзәрләп бармый һәм Роммель гаскәре тар-мар итүдән котыла.

Инглиз һөҗүме үзгәртү

24 октябрьдә Монтгомери җитәкләгән 200 меңле, 1100 танклы гаскәр 800 туптан Роммель җитәкләгән 96 меңле, 500 танклы алман-итальян көчләренә һөҗүм итә.

Фельдмаршал Роммель җитәкләгән XXX корпусы җәяүле гаскәр каршы һөҗүм итә башлый, ләкин янә миналар кырларына, ут астында эләгә һәм күп кеше югалта.

Роммель җитәкләгән X корпусы шулай ук туктала.

Биш көн дәвамында сузылган каты сугыштан соң, 8-нче инглиз гаскәре 10 000 кеше югалтып, Роммель саклану сызыгын өзә алмый. Күп югалтулар булганга карамастан, Монтгомери һава көчләре ярдәмендә икенче һөҗүм итәргә әмер бирә.

Нәтиҗәдә Роммель саклану сызыгы өзелә, алман көчләренә ике яктан һөҗүм ителә, Роммель гаскәре чигенергә мәҗбүр була.

8-нче инглиз гаскәре 1500 миль озынлыгында чигенүче Роммель гаскәрен эзәрләп Туниста тар-мар итә.

Нәтиҗә үзгәртү

Нәтиҗәдә төньяк Африкадагы Күчәр көчләре бетерелә, алман-итальян гаскәрендә 2300 кеше һәлак, 5500 яралана, 30 000 әсирлеккә алына. Инглиз чыганагы буенча 20 000 кеше һәлак.

Әл-Әләмәйн бәрелеше Икенче бөтендөнья сугышының төп бәрешләренең берсе булып санала.

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү