Әл-Әләмәйн янындагы беренче бәрелеш
Әл-Әләмәйн янындагы беренче бәрелеш — 1942 елның 1-27 июлендә бер яктан Эрвин Роммель җитәкчелегендәге Күчәр (Өченче рейх һәм Италия) көчләре һәм икенче яктан Клод Окинлек җитәкчелегендәге Беректәшләр (Бөекбритания, Австралия, Яңа Зеландия, Көньяк Африка Берлеге, Британ Һиндстаны) көчләре арасындагы бәрелеш.
Әл-Әләмәйн янындагы беренче бәрелеш | |||
Төп низаг: Икенче Бөтендөнья сугышы | |||
Британ гаскәриләре Әл-Әләмәйнне яклый | |||
Дата |
1-17 июль, 1942 | ||
---|---|---|---|
Урын | |||
Нәтиҗә |
Тактик тигезлек, ләкин беректәшләрнең стратегик җиңүе | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
Бәрелеш нәтиҗәсендә Әл-Әләмәйн (Әл Галәмәйн, العلمين) шәһәре янында (Искәндәриядән 106 чакрымда урнашкан) Беректәшләр көчләре Күчәр көчләренең Мисырга каршы икенче (һәм соңгы) һөҗүмен туктата ала.
Тарих
үзгәртү1942 елның июнендә Британия 8-нче гаскәре Газала янында җиңелә һәм Мәрсә Матрух шәһәренә чигенә башлый. Британ гаскәренең башлыгы Нил Ричи урынына Клод Окинлек итеп билгеләнә.
Клод Окинлек Мәрсә Матрухтан Әл-Әләмәйнгә чигенергә карар итә. Чигенү барышында 10-нчы Британ корпусы күп гаскәри югалта.
Бәрелеш
үзгәртү1 июльдә Эрвин Роммель җитәкләгән 55 танклы, 8 меңле алман-итальян корпусы Окинлек җитәкләгән 8-нче гаскәргә һөҗүм итә.
9-нчы җиңел алман төмәне Британ интенсив уты белән туктала, көчсезләндерелгән алман 15-нче һәм 21-нче танк төмәннәре 18 танк югалтып чигенергә мәҗбүр була.
Киләсе иртән Роммель үзәккә һөҗүм итә, Окинлек каршы һөҗүм итәргә уңышсыз тырыша, ләкин алманнарны бераз кысрыклап чыгара. Шул һөҗүмдә Роммель 12 танк югалтып 119 Британ танкына каршы нибары 26 танк белән кала.
Көчләрнең тиңсезлегенә карамастан Роммель үз мобиль берләшмәләрен Британ һөҗүменнән чыгара ала һәм бөтен сугыш хәрәкәтләре туктала.
Шулай итеп, Роммель Каһирә шәһәрен яулап ала алмый, ләкин Британ көчләре күп гаскәри югалта.
Нәтиҗә
үзгәртүБәрелеш пат хәленә китерә. Беректәшләр Александриягә һөҗүм иткән Роммель көчләрен туктата ала, ләкин Британ 8-нче гаскәре 13 000 кеше югалта, 7000 дошманны әсирлеккә ала.
Моны да карагыз
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- http://dic.academic.ru/dic.nsf/battles/1800/%D0%AD%D0%BB%D1%8C
- Лиддел Гар . История Второй мировой войны
- Генерал-лейтенант Фриц Байерлайн Эль-Аламейн