Әлзирамин (гарәп. الذراع اليمينәз-зира‘ әл-йәмин — «уң кул»[1]; Кефей α, Кефей альфасы, α Cep) — Кефей йолдызлыгының яктырыш буенча икенче йолдызы. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,51m тәшкил итә. Бу йолдыз Җирдән 49 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Тарих һәм исемнәр

үзгәртү

Аның гарәп теленнән алынган исем Әлзирамин (гарәп. الذراع اليمينәз-зира‘ әл-йәмин, ингл. Alderamin, рус. Альдерамин) Кефейның «уң кул»ы белдерә.

Олугбәктә Әлзирамин Әлфирк (Кефей β) һәм Кефей η йолдызлары белән бергә Кәвакибелфирк (гарәп. الكوكب الفرقәл-кәвакиб әл-фирқ — «өер йолдызлары»[2]) исеме йөртә иде.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Зираг — кул, терсәк; ямин — уң як, уң кул. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.
  2. Кәвакиб — йолдызлар; фирка — төркем, груһ, партия. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 221.