Әйлән би, сәйлән би
Әйлән би, сәйлән би— татар халык уены.
Әйлән би, сәйлән би | |
---|---|
күп | |
түбән |
Уйнау тәртибе
үзгәртүЭлек күбрәк кызлар арасында уйналган. Җыр белән чакырып уртага чыгарылган кыз берәр эш эшләргә тиеш була. Җыры:
- Әйлән би, сәйлән би,
- Атаң сине бирәм, ди;
- Бирсә бирсен үз кызын,
- Җыйсын авыл картларын;
- Котлап салсын малларын,
- Әлләлисе, хөрмәлисе,
- Кашы-күзе сөрмәлесе,
- Бу дөньяда бик сирәк.
- Ак кирәк, күк кирәк,
- Кара кашлы, зифа буйлы
- «Биби» атлы кыз кирәк!
Яки җырны бетергәндә:
- Әйлән, бәйлән,
- Уртасында бер сәйлән! —
дип, уртага бер кызны чыгаралар да, ул кул чабып үз тирәсендә әйләнә. Түгәрәктәгеләр биеп, куллары белән әйләнеп-бәйләнеп бетәләр.
Чыганаклар
үзгәртү- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.