Әбрар Гыйләҗетдин улы Шамин - татар язучысы, полковник, кызыл байрак, ике тапкыр Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, “Чәчәкле яулык”, ”Сагындырган сукмаклар”, “Кыр чәчәкләре”, “Күңел күзе”,  “Янар тауны кичкәндә”  һәм башка китаплар авторы.

Әбрар Шамин
Туган телдә исем Әбрар Гыйләҗетдин улы Шамин
Туган 12 март 1912(1912-03-12)
Зөя өязе Олы Кайбыч авылы
Үлгән 19 сентябрь 1979(1979-09-19) (67 яшь)
Казан, ТАССР
Милләт татар
Һөнәре язучы

Тормыш юлы үзгәртү

1912 нче елның 20 июнендә Казан губернасы Свияжск өязе Кошман волосте Олы Кайбыч авылында өч балалы гаиләдә дөньяга килә ул. Туганы Рабига апа Ибраһимова сөйләвенчә, аларның өйләре елга буена урнашкан булган. Ташу вакытында бишектә яткан Әбрарга да кадәр су күтәрелгән. Юешләнгән баланы язгы судан коткаргач, әтиләре Гыйләҗетдин абзый, йорт урынын үзгәртергә карар кыла, һәм тиздән чишмә буендагы  яңа урында йорт калкып чыга. (Шаминнарның йорты хәзер дә бар, ләкин анда беркем дә яшәми.) Балачактан Әбрар белемгә омтылучан, сәләтле, зирәк бала була. Аның  тормышы юлы турындагы мәгълүматлар районыбыз оешуга 80 ел тулуга багышлап чыгарылган “Туган җирем – Кайбычым” китабында урын алган.

Менә ул Кайбыч башлангыч мәктәбендә. Укытучы Борһанов абыйсында укый. Аны тәмамлагач, Мөхәммәтша байга батрак булып яллана. Аның җирен сукалый, ашлыгын ура, көлтә бәйли, суга. Көн эшли, төн эшли. Җәфа чигә. Шулай да ник бер җылы сүз ишетсен. Әнисе дә шунда ялчы булып тора. Сарык йоны ала, җеп эрли, оекбаш, бияләй бәйли. Идәнен, керен юа.

Кыен булса да, укырга кирәк, малай, укырга дип мине дә юата торган иде дип искә ала Әбрар ага үзенең Хәмзә Бәдретдинов белән әңгәмәсендә.

Хезмәт юлын 1926 елда Мөрәле авылының авыл идарәсендә делопроизводитель  булып башлый. 1927 район оешкач, район башкарма комитеты финанс бүлегендә эшли. Ә 1929 елда Кайбыч район судының тикшерү бүлегендә сәркатип булып эшләгәндә, Шаминның тормышын башка юнәлешкә борып җибәрергә мәҗбүр иткән бер вакыйга була. Бу турыда Әбрар ага истәлекләрендә дә искә ала.” 1929 елның язы.Чәчүгә санаулы көннәр калып бара. Ул башка еллардан аермалы буларак, күмәк булачак. Чөнки яңа гына колхоз оешты. Халык җаныннан да артыграк санаган бердәнбер атын колхозга тапшырды. Чәчүлек орлыгын да арттырды. Тик чәчүне башлап җибәрергә насый булмады. Аяз көнне яшен суккандай, хатын-кызлар шау-шу куптарды.  Алай гына да түгел, тапшырган чәчүлек орлыкларын  кире бирүне таләп иттеләр.

Туган туфрак – газиз Кайбыч яклары, мул сулы Бәрле елгасы, Әбрарның әнисе – Нурсая апа, абыйлары  - Галәтдин белән Сәлахетдин артта калдылар. Әбрар зур газаплар күреп, Казанга килеп җитте. Тукай мактап телгә алган, данлы, моңлы, нурлы Казанны беренче күрүе. Уку теләге белән канатланып йөргән егет хәзер шушы калада. Менә ул техникумда. Шатланып дәфтәр тышына яза: “Казан авыл хуҗалыгы техникумының зоотехниклар  бүлегендә укучы Әбрар Шаминның терлекчелек нигезләреннән конспектлар дәфтәре. 1929-1930 нчы уку елы”. Кызганыч, Әбрар өченче уку елын дәвам итә алмый. Әнисе вафат булу сәбәпле, техникумны ташлап, Свердловск шәһәренә танышлары  янына китә. Яңа урында җир казучы булып эшкә урнаша. Эше әллә ни катлаулы булмаса да, авыр була. Кулда озын көрәк, җир казый. Ардыра. Ә кичен тулай торакта белем бирәсе – яшь чагында дөнья нужасы куып, укымыйча калган эшчеләрне хәреф танырга, укырга өйрәтәсе бар. 1933 елның җәендә Әбрар әнисе белән бертуган Миргаяз абыйсы янына Ташкент шәһәренә китә һәм шуннан кире кайтмый.

Ташкент тирәсендә Ибраһимбәк җитәкчелегендә басмачылар хәрәкәте кызган була. Әбрар чик буе отрядына языла. Отрядта үзен тәрҗемәче итеп билгелиләр. Карачкыл-саргылт төстәге ат бирәләр. Озембигы белән Памир тавы кичә Әбрар, Михаил Буденныйны, 81 нче тау- укчы дивизиясе командиры Якуб Чанышевны очрата.

Аның алдагы тормышын анкетасындагы фактлар буенча күзалларга мөмкин. Никадәр генә тырышмасын, Әбрар язмышын алдый алмый. Денау шәһәренең милиция бүлегендә эшли башлаган уполномоченныйны тиздән Бәк-Будин район судына халык судьясы итеп сайлап куялар. 1934 нче елда хәрби хезмәткә алына. 4 ай хезмәт иткәч, запаска җибәрәләр һәм карьера үсеше башланып китә. Бәк-Буди  округ коллегиясенә әгъза итеп сайлана. Урта мәктәпне бетереп, Бөтенсоюз хокук академиясенә укырга керә.  Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, укуын өзә һәм Татарстанга кайтып, Хәрби трибунал рәисе вазифаларын башкара. Соңрак Төркестан хәрби трибунал рәисе булып эшли. 1950 нче елда укуын дәвам итеп, югары белемгә ия була.

1979 елның 19 сентябрендә Казанда вафат була. Яңа бистә зиратында күмелгән.

Иҗаты үзгәртү

Әдәбиятка беренче адымнары 1939 елларда ясалса да, ул Казанда кайтып эшләгән  һәм яшәгән елларында гына язучылык эше белән ныклап шөгыльләнә башлый. Монда ул әдәбиятчылар, танылган сәнгать әһелләре белән аралаша, газета – журнал редакцияләре белән хезмәттәшлек итә. Шушы елларда китаплары басылып чыга, язучылар берлегенә әгъза итеп алына.

Язучының төп кыйбласы – халыкка хезмәт итү. Ул “Янар тауны кичкәндә” җыентыгында укучыларына мөрәҗәгать итеп болай ди: “Гомеремнең шактый өлешен Урта Азиядә үткәрдем. Тугандаш үзбәк халкының үткән тормышы, аның азатлык өчен көрәше турында әдәби әсәр язып, күргәннәремне хәзерге яшьләр белән уртаклашу күптәнге хыялым иде.” Бу хыялы 1974 елда Татарстан китап нәшриятында 1974 елда басылып чыга. Мавыктыргыч сюжет линиясе укучыны  үзе белән бөтереп алып кереп китә. Тәвәккәл һәм кыю егет Иргәш, самими һәм тыйнак Маһирә, ярдәмчел Усман белән батыр йөрәкле Наргөл, авылның комсыз бае Нишанбайлар язучының тормыштан алып язылган геройлары.

“Күңел күзе” җыентыгына да лирик бизәкләр белән баетылган тормышчан әсәрләр тупланган. Шулар арасында хәрби-патриотик темага багышланганнарының күп булуы табигый хәл. “Алмагач чәчәге”, “Сержант хатыны”, Өч туган”хикәяләре, “Ике язмыш” повесте шундыйлардан.

Ул үз кыйбласына тугъры булып кала: халкының горурланырлык, сокланырлык үткәнен, фидакарьлеген чагылдыра. Әдипнең күпчелек әсәрләре  авыл тормышына, хәрбиләр язмышына, әхлак темаларына багышланган, чөнки ул үзе дә югары әхлакка ия булган. Язучы Гариф Ахунов аны искә төшергәндә: “Шундый йомшак, түбәнчелекле кеше  ничек гомере буе хокук органнарында эшли ала?” дип гаҗәпләнгән икән. Кайбычта аның турында бары яхшы хәбәрләр генә сөйлиләр. Якташлары бәлага тарыганда, беркемне дә кире какмаган. Милиция ветераныЛенар Әхмәтҗан улы Закиров аның белән якыннан таныш булган. Авылга кайткач, урманнарга барырга, киләчәк турында хыялланырга яратканнар. Әбрар ага тальянда уйнаган, халык җырларын оста җырлаган. Авылдашыбызның эш - хезмәт, төзелеш темасына язган әсәрләре дә бик тәэсирле. Чөнки ул авылдан китеп төпләнгәч, төрле урыннарда эшли: җир казучы, секретарь, хәрби трибунал рәисе.  Бу  язучыга  яңа образлар тудырырга ярдәм итә.

Әйе, гомер әрәмгә үтмәгән, чөнки ул дистәләгән хикәяләр һәм повестьлар авторы.  Татарстан язучылар союзы әгъзасы Әбрар ага Шамин - безнең горурлыгыбыз, чөнки ул Кайбыч данын еракларга тараткан кеше, тормышның  гүзәллеген , аның тырыш кешеләрен, аларның тормыш – көнкүрешен, аларның яшәү рәвешләрен үз иҗатында чагылдыра, аларны шулай тарихка кертеп калдыра.

Шулай ук карагыз үзгәртү


Чыганаклар үзгәртү

  • Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 - 703 с.
  • Знаки судьбы Абрара Шамина/ Правосудие в Татарстане. Научно-практический юридический журнал, №2(42) 2010.
  • Туган җирем – Кайбычым (Кайбицы – край мой родной) Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов.- Казан: Идел-Пресс, 2007, - 656 бит.
  • Шәмин Ә. Янар тауны кичкәндә.- Казан Татарстан китап нәшрияты, 1974,- 103 бит.
  • Шәмин Ә. Күңел күзе.- Татарстан китап нәшрияты, Казан: 1972,- 244 бит.
  • Шамин Ә. Сагындырган сукмаклар.- Татарстан китап нәшрияты, 1964 ел.

Искәрмәләр үзгәртү