Һәлак булган астронавт (һәйкәл)
(Һәлак булган астронавт битеннән юнәлтелде)
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
Һәлак булган астронавт яки Егылган астронавт (инглизчә Fallen Astronaut) - Ай иярченендә, Һэдли-Аппениннар районында, Яңгырлар Диңгезе кырыенда, Апполон-15 корабы утырту урынында урнашкан астронавтны сурәтләүче алюминий сыны.
Һәлак булган астронавт | |
ингл. Fallen Astronaut | |
Нигезләнү датасы | 1971[1] |
---|---|
Урын | Һедли тавы[d] |
Нинди күк җисемендә | Ай |
Булдыручы | Пол ван Һейдонк[d][1] |
Кем истәлегенә | Теодор Фримен[d], Чарльз Бассетт[d], Эллиот Си[d], Гриссом, Вирджил Айвэн[d], Чаффи, Роджер Брюс[d], Эдвард Һиггинс Вайт[d], Владимир Комаров[d], Эдвард Гивенс[d], Клифтон Вильямс[d], Юрий Гагарин, Павел Беләев[d], Георги Добровольски[d], Виктор Патсаев[d] һәм Владислав Волков[d] |
Материал төре | әлүмин |
Коллекцияләре | Mu.ZEE[d][1] |
Инвентарь номеры | K000639[2] |
Биеклек / буй | 8,5 сантиметр |
Нинди веб-биттә тасвирланган | muzee.be/collection/work/id/K000639 |
Һәлак булган астронавт Викиҗыентыкта |
1971 елның 1 августында Апполон-15 командиры Дэвид Скотт тарафыннан урнаштырылган. Сын янында ул вакытка һәлак булган 8 АКШ астронавты һәм 6 ССРБ космонавты исемнәре белән җәдвәлчек Ай туфрагында кадап куелган.
Һәйкәлнең авторы - Бельгия рәссамы Пол ван Һейдонк.
Һәлак булган астронавт - Айда урнашкан бердәнбер һәйкәл.
Җәдвәлчек
үзгәртүҖәдвәлчектә 1964-1971 елларда һәлак булган 14 галәмче исеме бастырылган:
- Теодор Фримен (31.10.1964 елда һәлак булган)
- Чарльз Бассетт (28.2.1966 елда һәлак булган)
- Эллиот Си (28.2.1966 елда һәлак булган)
- Гас Гриссом (27.1.1967 елда һәлак булган)
- Роджер Чаффи (27.1.1967 елда һәлак булган)
- Эдвард Уайт (27.1.1967 елда һәлак булган)
- Владимир Комаров (24.4.1967 елда һәлак булган)
- Эдвард Гивенс (6.6.1967 елда һәлак булган)
- Клифтон Уильямс (5.10.1967 елда һәлак булган)
- Юрий Гагарин (27.3.1968 елда һәлак булган)
- Павел Беляев (10.1.1970 елда үлгән)
- Георгий Добровольский (30.6.1971 елда һәлак булган)
- Виктор Пацаев (30.6.1971 елда һәлак булган)
- Владислав Волков (30.6.1971 елда һәлак булган)
Сылтамалар
үзгәртү- Официальное фото композиции на сайте НАСА(ингл.)
- Sculpture fabricated at Milgo / Bufkin 2012 елның 13 март көнендә архивланган.(ингл.)