Һуннар империясе

(Һун империясе битеннән юнәлтелде)

Һуннар империясе (Һуннар дәүләте) — IV — VI гасырларда Европа һәм Азиядә урнашкан дәүләт. Иң зур киңлекләренә Скифия һәм Алмания патшасы Аттила хакимлегендә ирешә.

Һуннар империясе
IV гасыр — VI гасыр



Варислык
Сарматия
Хәзәр каһанлыгы
Авар каһанлыгы
Төрки каһанлыгы
Бөек Болгар

Рус каһанлыгы

Тарих үзгәртү

 
Атилла

Безнең эрага кадәр үзгәртү

Безнең эрага кадәр Урта Азиядә төрки телле бик күп кабиләләр яшәгән. Б.э.к. беренче мең еллыкта кабиләләр халык булып формалаша. Кытайлар аларны хунну яки сюнну дип атыйлар. Б.э.к. өченче гасырда һуннарның үз дәүдәте барлыкка чыга. Аның башында Маодунь (рус.) исемле кеше тора.

Һуннарның дәүләте кечле һәм зур була. Алар тимер эшкәртәләр, төрле биналар төзиләр, игенчелек белән шөгыльләнәләр. Бу эшләре белән алар үзләренең бер урында яшәүлеген күрсәтәләр.

Һуннарның иң куркыныч дошманы кытайлар була. Алар һуннарга каршы Бөек Кытай диварын төзиләр.

Һун империясе үзгәртү

375 елда һуннар, борынгы герман кабиләләрен тәшкил иткән готлардан һәм сарматлардан оешкан Германарих патшалыгын тар-мар итеп, Үзәк Европага килеп кергәннәр, элекке Рим империясе җирләрен яулап алганнар. Көнбатыш Евразиянең бик зур территориясендә, Идел белән Рейн арасында, яңа империя - һун империясе барлыкка килгән.

451 ел 20 июнь — Каталаун аланында Атилла җитәкләгән һуннарның көнбатышка явы туктатыла.

Атилла вакытында (5нче гасыр) бу дәүләт иң зур куәткә ирешә. Әмма 453 елда Атилла үлә, һәм Һун империясе таркала.

Халык үзгәртү

Һуннар империясе төрле төрки халыкларны берләштерә. Алар арасында болгарлар да була.

Шулай ук карагыз үзгәртү