Һинд динендә чисталык
Һинд динендә ритуаль чисталык — Һиндстан мәдәниятенең фундаменталь төшенчәсе. Үзенә физик, иҗтимагый, менталь, эмоциональ чисталыкны һәм шулай ук психик һәм рухи аспектларында чисталыкны кертә. Касталы Һиндленең яшәү рәвеше аның нәрсә чиста һәм нәрсә чиста булмаган турында белемендә нигезләнә, ул кешенең бөтен тормышын көйли һәм аңа нәрсә ашарга, кем белән гаилә корырга, кем белән сөйләшергә, ә кем белән сөйләшүдән арынырга һәм тормыш алып бару өчен ничек эшләргә икәнен әйтә. Бу сакраль таләпләрне башкарып кеше үз һәм гомуми Дхармасы белән гармониядә яши һәм шулай итеп уңайлы кармага ия була. Әгәр ул үз дхармасы кагыйдәләрен бозса һәм үзен пычратса ул ритуаль статусын югалта һәм җәза алырга тиеш — джатидан (даими яки вакытлы) куылуга кадәр, ә пычрану бары тик махсус чистару йолалары һәм ритуаллары белән генә юылырга мөмкин.
Җәмгыятьнең корылышы үк организмнарның, субстанцияләр һәм ситуацияләрнең ритуаль чисталык турында төшенчәләр белән бәйле. Моннан аерым иҗтимагый берәмлекләрнең билгеле ябыклыгы килеп чыга, алар иҗтимагый үзара хезмәттәшлек өчен ритуальләшкән ысул белән үзара бәйләнешкә керәләр. Моңа сакраль мәгънә бирелә, брахман идеологлары фикере буенча бөтен дөнья корылышын чагылдыра. Һиндлеләрнең фундаменталь мәдәният коручы төшенчәләре (дхарма, карма һәм самсара) иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасын тәэмин итә.
Идеологик рәвештә каста статусы нигезендә «тумыштан» һәм яшәү рәвеше белән тәэмин ителә торган чисталыкны аеру һәм Һинд диненең Ведалар һәм ритуал кебек рухи кыйммәтләренә җибәрелү дәрәҗәсе тора. Әһәмиятле статус маркеры булып торуны тәэмин итү өчен ирешү ысулы булып тора һәм шулай ук көнкүреш нормалары, диетик сайлаулар һәм яшәү рәвешенең башка үзенчәлекләре тора. Ритуаль чисталык турында брахманик белем башкалар арасында традицион медицина белемнәре һәм гигиена нигезләре буларак өйрәтелә.
Һинд динендә төрле традицияләрдә төрле чисталык һәм чистару стандартлары бар; Смартизмда, мәсьәлән, ритуаль чисталыкка мөнәсәбәт Караит Яһүди диненә охшаш. Һәр традиция эчендә күбрәк ортодокс төркемнәр бар, алар кырысрак кагыйдәләр үти, әмма иң крыс кагыйдәләр браминнар өчен, бигрәк тә мандирда табынуда катшнашканнар өчен.
Абихшека дип мәгълүм булган ритуалда (Санскрит телендә, "бөркү; кою"), Илаһның муртисына яки сурәтенә ритуаль рәвештә су, эремчек, сөт, бал, гһи, шикәр камышы, роза суы коялар, һ.б. Абһишека ул Агама кушуы буенча шулай ук пуджаның махсус формасы тиешле. Бу шулай ук дин монархлар иннаугурациясендә һәм башка махус алкышларлда башкарыла торган гамәл. Илаһның муртыйсына кул юмыйча кагылырга ярамый. Берәү гыйбадәтханәгә юынып кына керә ала.
Сутак ул бала тууыннан соң (врддһи сутак) тиеш булган Һинд дине пычрану белән эш итү кагыйдәләре.[1] Сутак гаилә белән ашаудан, гадәт дини гамәлләрдән тыелу һәм йорттан китеп торудан туганнардан һәм җәмәгатьтән иҗтимагый изоляцияне кертә.[2] Ана сутакны кастасына карап 10 көннән 30 көнгә кадәр практикаларга тиеш, шул ук вакытта әти бала тууыннан соң шунда ук ритуаль чистару (ритуаль коену) аша чистарынырга мөмкин.[3]
Хатын-кызлар 4-көн менструация вакытыннан соң төп коену алалар.
Һинд динендә ритуаль чистаруның әһәмиятле өлеше булып тәнне тулаем юу тора, аеруча Ганга кебек изге елгаларда; бу төр чистарынуны башкару теләсә-нинди фестивальгә кадәр алкышлы дип санала һәм ул шулай ук үлемнән соң да чисталыкны тәэмин итәр өчен башкарыла.
Пуньяһавачам өйләнү, һома, һ.б. кебек церемониягә кадәр башкарылган ритуал. Мантралар җырлана һәм шуннан соң кеше катнашып һәм әйберләр кулланып бөтен кешегә су бөркелә.
Антьести белән ассоциацияләнгән төрле чистару ритуаллары бар. Үлем күптән түгел булган йортка барганнан соң, Һинд дине тарафдарлары коенырга тиеш.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://www.douban.com/group/topic/2081128/
- ↑ https://www.hindujagruti.org/hinduism/sutak
- ↑ Textbook of the 'University of Spirituality', Volume 61, Death and Post-Death Rites, by Parātpar Guru (Dr) Athavale and H.H. (Mrs.) Anjali http://sanatanshop.com/shop/en/booklets/383-death-and-post-death-rites.html