Һибәтулла Салихов

Һибәтулла Сәедбаттал улы Салихов — татар язучысы.

Һибәтулла Салихов
Туган 1794
Түбән Чебенле, Верхнечебеньковский сельсовет[d], Сакмар районы, Ырынбур өлкәсе, РСФСР
Үлгән 1867
Каргалы бистәсе, Сакмар районы, Ырынбур өлкәсе, РСФСР
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре шагыйрь

Биографиясе

үзгәртү

1794 елда Оренбург губернасы Түбән Чебенле авылында мулла гаиләсендә туа, Бабасының әтисе Бикмәт Азаматов Чистай өязе Иске Адәм авылыннан Каргалыга (Сәгыйт бистәсенә) күчеп килгән. Шагыйрьнең әтисе Сәедбаттал, Каргалы мәдрәсәсен тәмамлагач, Түбән Чебенле мулласы булып кала. Һибәтулланың яшьлек еллары шунда үтә. Биредә ул ишан Дәүләтша бине Гаделша мәдрәсәсендә укый. Һ. Салихов «Төхфәтел-әүлад» («Балаларга бүләк») исемле китабында Каргалыда яшәгән шагыйрь Вәлиетдин Багдадыйны (1832 елда үлгән) үзенең остазы дип атый.

Һ. Салихов, күрәсең, Каргалы мәдрәсәсендә дә укыган. Шагыйрьнең Каргалыдагы шәкертлек еллары бу мәдрәсә татар әдәби тормышының күренекле үзәкләреннән берсенә әйләнгән чорга туры килә. XVIII йөзнең 80 иче елларында ук инде Каргалыда Ишнияз бине Ширнияз, Г. Утыз Имәни кебек зур әдипләр яши. Остазы В. Багдадый да Һ. Салиховның өлкән замандашы Ә. Каргалый 6 шикелле үк ул заманның күренекле шагыйрьләреннән була. Шушындый әдәби мохит күрше Чебенле авылыннан килгән яшь, сәләтле шәкертне үз кочагына ала, чын шагыйрь итеп үстерә.

Һ. Салиховның башлангыч иҗаты 10 нчы еллар ахырына туры килә. «Төхфәтел-әүлад» китабы — шул чор иҗатының җимеше. Әсәр фәнни мәгълүматны шигъри сүз белән аңлату рәвешендә язылган.

Гарәп грамматикасы терминнары белән чуарланган бу китапта гарәпчә сүзләрдә аерым авазларның әйтелү үзенчәлеге Шәм язудагы «хәрәкәтләрнең укылуы өйрәтелә. Әсәренең азабында автор акрошигырь белән «Һибәтулла» һәм «Төхфәтел-әүлад» дигән сүзләрне бирә.

«Дөррел-кәлям» («Сүз энҗеләре», 1856 елда басылган) дигән китапның да авторы Һ. Салихов дигән караш бар. Бу китапның аерым мотивларына аваздаш фикерләр шагыйрьнең «Мәҗмәгыл-әдәб» («Әдәп турындагы җыентык») китабында очрый.

Шагыйрьнең «Тәэссеф» («Үкенү») дигән бер касыйдәсе. Әсәр «Мәҗмәгыл-әдәб»тән ун ел соңрак язылган («Илле .биш ел гомер сөрдем, рәнҗү-михнәт күрмәдем»). Гарәпчә, Һиҗри белән, әсәрнең язылган елы текст азагында да бирелгән, 1851 елга туры килә. Шагыйрь игътибары монда да изелгән дезмәт халкына юнәлгән.

Шагыйрьнең мәрсияләрен «Мәҗмәгыл-әдәб»нең эскизлары дип карарга мөмкин. Китапның төзелеше, проблемалары, шигъри сурәтләре дә шул шигырьләрне хәтерләтә. Әмма китапта |шде ул проблемалар төгәл системага салынган, күп яклы яктыртылган.

«Мәҗмәгыл-әдәб» катлаулы композицияле. Беренче карашkа, әсәр — шигырь белән язылган гадәти дини-дидактик трактат. Анда «әмре мәгъруф» (яхшылыкка өндәү) һәм «нәһи мөнкәр»нең (начарлыктан тыю) унар шарты, шәех һәм мөрит булуның егермешәр шарты тәфсилләнә. Икенче карашка, шул ук .әсәр суфилык кагыйдәләрен сөйләү булып күренә. Китапның исеме белән дә автор шул мәгънәгә басым ясый кебек. Өченче карашка, ул — мөритнең «гшре» үлү уңае белән моңаюлары?-уйланулары, шөбһәләнүләре, ходайга сыгынулары. Шул традицион формаларда шагыйрь үзенең борчылулы кичерешләрен, фикерләрен укучыларына җиткерә.

«Мәҗмәгыл-әдәб», авторның мәрсияләре шикелле, лирикадан башлана. Баштагы ике зур лирик шигырьдә ул хис-кичерешләрен сөйли, укучыда билгеле бер тойгы тудыра.

Чыганаклар

үзгәртү