Җәмил Гыйльманов

Җәмил Ибраһим улы Гыйльманов — күренекле татар тарих галиме.

Җәмил Гыйльманов
Туган телдә исем Җәмил Ибраһим улы Гыйльманов
Туган 3 июль 1925(1925-07-03)
Самар өлкәсенең Тупли авылы
Үлгән 15 декабрь 1991(1991-12-15) (66 яшь)

Ул 1925 елның 3 июлендә Самар өлкәсенең Тупли (Теплый Стан) авылында укытучы гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, китапханә мөдире, колхоз хисапчысы булып эшли. 1943 елның февралендә Совет әрмесе сафларына алына, хәрби-пехота училищесында укый, аннары 4нче Украина фронтында өлкән әфисәр, бәтәрәй командиры сыйфатында сугышларда катнаша. Алманияне җиңгәннән соң, Ерак Көнчыгыш фронтына җибәрелә. Сугыштан соң Казан дәүләт университетын тәмамлый, аспирантура баскычларын үтә, Яшел Үзәннең КПСС шәһәр комитетында лектор булып эшли, аннары Казан авиация институтында укыта, “Татарстан коммунисты” журналын җитәкли.

1964 елдан Җәмил Гыйльманов үзенең язмышын Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты белән бәйли, 24 ел буена тарих бүлеген җитәкли. Галимнең 160тан артык фәнни хезмәте бар. Иҗаты шактый киң кырлы булса да, төп кыйбласы 1941-1945 еллардагы сугыш тарихы: ”Татарская АССР в Великой Отечественной войне 1941-1945гг” (1977), “Трудящиеся Татарии на фронтах Великой Отечественной войны” (1981), “Без сугышта юлбарыстан көчлебез” (1989) һ.б.

Галим 66 яшендә, озакка сузылган каты авырудан соң вафат булды.