Җүнәйт Чакир (төр. Cüneyt Çakır, 1976 елның 23 ноябре, Истанбул, Төркия) — халыкара категорияле төркия футбол хөкемдары[1]. 2014 елда Бразилиядә узган дөнья чемпионатының[2] һәм 2018 елда Россиядә узган дөнья чемпионатының финал стадияләрендә хөкемдарларның берсе.

Җүнәйт Чакир
Туган телдә исем төр. Cüneyt Çakır
Туган 23 ноябрь 1976(1976-11-23) (47 яшь)
Истанбул, Төркия
Ватандашлыгы  Төркия
Һөнәре футбол хөкемчесе

 Җүнәйт Чакир Викиҗыентыкта

Карьера үзгәртү

Җүнәйт Чакир футбол хөкемдары карьерасын 1997 елда Төркия чемпионатының өченче дивизионы матчларына хезмәт күрсәтүдән башлый. 1999 елда икенче дивизионда эшли башлый. Чакир Төркиянең югары дивизионында 2001 елның 29 сентябрендә «Малатьяспор» — «Ризеспор» матчында дебют ясый. Шуннан соң Төркия Суперлигасы матчларын гына хөкем итә башлый. 2003 елда «Сконто» — «Слима Уондерерс» матчында резерв хөкемдар сыйфатында дебют ясап, УЕФА хөкемдары була.

2006 елда Чакир ФИФА хөкемдары була. Бер елдан соң ул, 2 уен үткәреп, 19 яшькә кадәрге Европа чемпионаты очрашуларын хөкем итә. 2008/09 сезонында Җүнәйт «Шальке 04» — «Твенте» УЕФА Кубогы матчында эшләп, еврокубокларда дебют ясый[3]. 2010 елның 29 апрелендә «Фулхэм» — «Гамбург» Европа лигасының ярымфиналын үткәрә[4].

 
Җүнәйт Чакир 2015 елда

2010 елның 29 сентябрендә Җүнәйт Чемпионнар лигасында «Рубин» — «Барселона» матчында дебют ясый[5]. Чемпионнар лигасында киләсе матчта Чакир шулай ук Россия командасы катнашында очрашуга хезмәт күрсәтә, анда «Челси»ны «Спартак» кабул итә.

2012 елның 24 апрелендә Чемпионнар лигасы ярымфиналының җавап матчында 37 минутта Джон Террины кырдан чыгара[6].

2012 елда Чакир Европа чемпионатында Украина һәм Швеция җыелма командалары арасындагы матчка, шулай ук Португалия һәм Испания җыелма командалары арасындагы турнирның ярымфиналында хезмәт күрсәткән[7].

2015 елның 6 июнендә Җүнәйт Чакир җитәкчелегендәге Төркия хөкемдарлары «Ювентус» белән «Барселона» арасындагы Чемпионнар лигасы финалын хөкем иткәннәр.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Челси» и «Спартак» рассудит турецкий рефери. әлеге чыганактан 2010-11-04 архивланды. 2010-11-01 тикшерелгән.
  2. Referees & Assistant referees for the 2014 FIFA World Cup. FIFA (14 января 2014). әлеге чыганактан 2014-01-16 архивланды. 2021-07-12 тикшерелгән.
  3. Twente — Schalke 04, 2 — 1, archived from the original on 2015-06-19, retrieved 2021-07-12 
  4. Лига Европы УЕФА 2010 — Фулхэм — Гамбург. әлеге чыганактан 2010-05-02 архивланды. 2010-11-03 тикшерелгән.
  5. Барселона Казаннан үчен ала алмады
  6. Терри удален в матче с «Барселоной»
  7. В Португалии недовольны назначением арбитра Чакыра на матч с испанцами. әлеге чыганактан 2012-06-29 архивланды. 2012-06-26 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү