Җунгардагы аю көпшәсе

Җунгардагы аю көпшәсе (лат. Aconítum soongáricum) — аю табаны ыругларның бер төре казаякчалар гаиләлегеннән күпъеллык, агулы үләнчел үсемлек.

Җунгардагы аю көпшәсе
Кыскача исем A. soongaricum
Халыкара фәнни исем Aconitum soongaricum Stapf, 1905
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон Аю көпшәсе
Таксонның халык атамасы 准噶尔乌头[1][2] һәм 准噶尔乌头[3]
Җимеш төре капчыкча[d]
Ареал таксона Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы[3]
Ссылка на авторов таксона (Trin. ) Pilg.
 Җунгардагы аю көпшәсе Викиҗыентыкта

Тышкы күренешләре үзгәртү

Күпъеллык биек үлән үсемлек, 2-2,5 см озынлыктагы һәм 1 см га кадәр юанлыктагы үзара кушылып үскән тәсбихсыман, эре конуссыман бүлбеләрдән торган горизонталь тамырчалы. Сабагы туры утары, 1,3 см га кадәр биеклектә, шәрә яки төкчәле. Яфраклары тирән бармаксымантеленмә, алмаш торышлы, озын саплы һәм яфрак пластикасы түгәрәк-йөрәксыман гомуми формалы. Чәчәк ату чорында сабагының астагы яфраклары корый. Оешма чәчәкләре – бишкә бүленгән шәмәхә касәле эре зимогорф чәчәкләрдән торган өч чук. Өске касә яфракчыгы озын үткен очлы шлем шикелле, дугасыман бөгелгән. Таҗы редукцияләнгән, кыскарган. Җимеше – күп орлыклы өч оялы яфракчы. Июльдә – сентябрьдә чәчәк ата, орлыклары августта - октябрьдә өлгерә[4].

Таралулар һәм кулланышлары үзгәртү

Урта Азия һәм Казакстанның көнчыгыш өлешендә биек тау урманнарында таралган. Дару чымалына үсемлекнең тамыр-бүлбеләрен һәм җир өсте өлешләрен файдаланалар. Бүлбеләрендә крахмал, органик кислоталар һәм аконитин, зонгорин, моноацетил-зонгорин алколоидлары бар. Аконитның барлык төрләре дә бик агулы, алколоидларның микъдары үсемлекнең төренә һәм үсү шартларына карап дистәләрчә төрле булырга мөмкин. Аконит акофит һәм эхинор препаратлары составына кергән. Хәзерге вакытта аконит бүлбеләре, агулы булганлыктан, медицинада файдаланылмый. Халык медицинасында аның төнәтмәләрен һәм мазьларын авыртуны басучы дару буларак тәнгә сөрткәннәр. Аконит белән агулану тын алу тукталудан үлемгә китерергә мөмкин. Аконитның тамыр-бүлбеләрен көз көне хәзерлиләр, аларны балчыкларыннан чистарталар, суда чайкыйлар һәм тиз генә киптерәләр. Үләнен чәчәк атканда җыялар[5].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Institute of Botany, Chinese Academy of Sciences List of plant species in China (2022 Edition) — 2022. — doi:10.12282/PLANTDATA.0061
  2. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 27 / мөхәррир В. Вэньцай — 1979.
  3. 3,0 3,1 (unspecified title)doi:10.17520/biods.2023124
  4. Солодухин Е.Д. Урман аптекасы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 240 б.
  5. Солодухин Е.Д. Урман аптекасы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 240 с.