Җиз бүкән
Җиз бүкән — татар халык уены.
Җиз бүкән | |
---|---|
күп | |
урам | |
уртача |
Уйнау тәртибе
үзгәртүБу уен күбрәк малайлар арасында җәй көне тышта уйнала. Балалар бер түгәрәк булып, җирдә «җиз бүкән» булып, чүгеп утыралар. Һәрберсенең артында бер малай басып саклап тора. Арада бер малай бүкәнсез калдырылган була. Ул арттан килә дә «сакчы» белән сүз башлый:
— Җиз бүкән, җиз бүкән сатлык микән?
— Җиз бүкән сатлык икән.
— Күпме хак алыр икән?
— Хак ярым хак, пот ярым борчак икән.
— Әйдә йөгерешеп карыйк, кем килеп алыр икән? — диләр дә түгәрәк тышыннан бер-берсенә каршы йөгереп әйләнәләр. Кем иң элек әйләнеп килеп җитсә, җиз бүкән шуныкы була.
Чыганаклар
үзгәртү- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.