Җан алышлы татар халык уены.

Җан алышлы
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
ачык һавада
Физик активлык
югары

Уйнау тәртибе үзгәртү

Ачык һавада уйнала торган уен.

Санамыш ярдәмендә бер куучы сайланып куела. Балалар күп булганда икәү дә булуы мөмкин. Балалар кайсы кая йөгерешәләр, куучы аларның артына җитеп әбәкләргә тырыша. Әбәкләнгән кеше урынында туктап кала, аның җаны алынган була. Ул кулларын як-якка җәеп: «Җан бирегез!» — дип кычкыра. Куучы тарафыннан тотылмаган балалар аны коткара ала. Аның өчен бер «тере» кешенең кул тидереп китүе җитә. Ләкин куучы аларны бер-берсенә якын китермәскә тырыша. Әгәр куучы барысының да «җанын алып» чыга алса, уен бетә.

Чыганаклар үзгәртү