Җалмавызтатар, кыргыз, казакъ мифлары персонажы. Татарларда, күберәк, Җалмавыз карчык дип кулланыла.

Исеменең килеп чыгышына килгәндә, Җалмавыз- җабылмас (ябылмас) авыз, ягъни бирән, туймас мәгънәсенә кайтып кала.

Ышану буеча, Җалмавыз, ешрак, карчык кыяфәтендә гәүдәләнеш тапкан. Аны җиде башлы, балалар урлаучы кешеашар дип уйлаганнар. Ул кешеләрне йота («Дутан батыр», «Яхшылыкка—явызлык»), яисә аларның канын эчә («Таңбатыр», «Әйгәли батыр»). Ләкин, мәҗбүр иткәндә, карчык йоткан кешеләрне сау-сәламәт рәвештә кире дә чыгара алган. Өстәвенә йотылган кешеләрнең физик кимчелекләре бетә: сукыр — күзле, кулсыз — куллы, аяксыз — аяклы була[1].

Кайбер әкиятләрдә ул яхшы, уңай персонаж буларак та кулланылып, геройларга думбра, тылсымлы көзге табырга, өйләнергә дә булыша[2].

Шулай ук карагыз үзгәртү

Убырлы карчык.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү