Яңа Кормаш колхозы

Туган авылым бик күп вакыйгаларның шаһиты була. 1921 елда Идел буена котычкыч ачлык килә. Халык телендә ул елны “алабута елы” дип атаганнар. Ашарга берни дә булмый. Кешеләр алабутадан ипи пешереп ашаганнар. Авылның иң өлкән кешесе Әнҗәп әби ул елларны тирән хәсрәт белән искә ала: “Мин үземне белә башлаганнан бирле бәрәңге кәлҗемәсе ашый идек. Кешеләр ачлыктан шешенеп йөриләр иде. Бик күп кеше үлде, хәттә гаиләләре белән ачтан үлделәр. Бик авыр булды ул еллар”.

  1931-1932 нче елларда колхозлар оеша башлый. Җирлектә оешкан колхозга “Кызыл Октябрь” исеме бирәләр. Ул алты бригададан тора. Беренче колхоз рәисе – Дәүләтъяров Билал исемле кеше була. Басуларны ат белән сөреп, икмәкне тубал асып, кул белән чәчәләр. Бала – чага басуга чүп утарга йөри. Колхзга кергәндә авыл халкының атларын, җирләрен һәм симәнә орлыкларын җыеп алалар. Хәттә келәтләрен дә сүтеп алып, бер урынга берләштереп салалар. Әнҗәп әби хәтирәләрен дәвәм итте. “Безнең әткәй бик эшчән кеше иде. Атларны бик яратты. Бер аты белән кайдадыр күргәзмәдә катнашып, сабан белән дә бүләкләнделәр. Колхозга кергәндә без 3 келәт, 3 ат, тимер арба, тимер сабан һәм тарантасын биреп кердек.

  Башлангыч белем алган яшьләр авылда, хуҗалыкның башка тармакларында эшли башлыйлар. Әхмәтов Шаех хәтта район судьясы хезмәтләрен башкара. Колхоз кырларына килгән беренче тракторларны эшләтүчеләр: Дәүләтъяров Авзал, Маликов Нургали һ.б. шулай ук башка авыл хуҗалыгы машиналарын эшләтүчеләрдә 20 нче елларда башлангыч белем алган иптәшләр булдылар.1937 нче елда колхоз бөртеклеләрдән 17 ц уңыш ала. Ул чор өчен бу зур уңыш була.

  Дәһшәтле 1941 нче ел җитә, 50 яштән яшьрәк ир - атларны сугышка алалар. Авыл бушап кала. Бөтен эш хатын – кыз һәм яшүсмерләр җилкәсенә төшә. Өлкән класс укучылары урып – җыю эшендә катнашалар. Май аенда , каникулга туктагач, малайлар ат белән сабан сөрү, тырмалау, чәчү кебек эшләргә тартылалар. Көз көне көлтә кертәләр, Дербешка, Ямалы, Әҗәкүл ашлык тапшыру пунктларына икмәк ташу да актив катнашалар. Тракторларны хатын –кызлар үзләре егәрли. Фәрдиева Дәтҗинә, Таймасова Мәхмүзә, Нуртдинова Сания һәм Хәбирова Вәсилә әбиләр бары тик ирләр генә башкарырдай эшләрне эшлиләр. Симәнә орлыгын ерак Әҗәкүлдән, Сәфәрдән, Дербешкадан, язгы суларга төшә-төшә, капчыклап ташыйлар. Аякларда күтәртмәле чабата. Иртән киеп чыккан чабатаның кичкә йөзе генә кала. Язга чыкканда, атлар ачлыктан хәлсезләнеп күтәртәләр. Атларны таскака асып күтәртеп куялар һәм җирләрне, басуларны көрәк белән казыйлар, симәнәне, тубал тотып, кул белән чәчәләр.

  Сугыштан соңгы еллар авыл халкы өчен бик авыр була. Мәҗбүри заемнар, налоглар түләү, хезмәт көненә генә эшләү бик озак еллар дәвам итә. 1953 нче елда Сталин үлә.  Авыл халкы җиңел сулап куя.

  1957 нче елда авылга радио кертәләр. Ә бер елдан авылга ут кертү эше башлана. Утны караңгылана башлагач кына яндырып, сәгать  10 да сүндерәләр. Ул чорда өйләргә торф ягалар.Салам һәм тал чыбыгы ягып яшәгән кешеләр дә була. Мал астын чыгарып өеп, аны яндырып, яз җиткәч аяк белән басып, тирес ясап ягу да була ул вакытта.

  Ул елларда эшкә радио аша әйткәннәр. Бригадир Мөхәммәтов Тимер бабай һәр көнне иртән, бөтен кешене дә исемләп. эшкә дәшкән. Яңадан урам баганаларына такта беркетеп, эшкә кушуны шунда язып куя башлаганнар.

  Еллар үтә. Авылда тормыш җайлана бара. Авылга су колонкалары куела. 1997 нчы елда авыл халкы табигый газ яга башлый. Бер елдан су өйләргә кертелә. Шәбез елгасы аша тимер күпер салына. 1999 нчы елда авыл аша асфальт юл төзелә һәм озак та үтми, Күҗәкә – Актаныш маршруты ачыла. Авылым халкы бу үзгәрешләргә куанып яши.