Яңа-Уфа нефть эшкәртү заводы

(Яңа-Уфа нефть эшкәртеү заводы битеннән юнәлтелде)

NOVOIL Яңа Уфа нефть эшкәртү заводы, Башнефть-Новойл (баш. NOVOIL Яңы Өфө нефть эшкәртеү заводы, Башнефть-Новойл, рус. NOVOIL Ново Уфимский нефтеперерабатывающий завод, Башнефть-Новойл) — «Башнефть-Новойл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Башнефть филиалы) составында баш актив (?), Уфа шәһәрендә урнашкан нефть эшкәртү сәнәгать предприятиесе.

Яңа-Уфа нефть эшкәртү заводы
Тармак нефть сәнәгате[d]
Нигезләнү датасы 1951
Логотип
Оештыру-хокук формасы гаммәви ширкәт
Ана ширкәт Башнефть
Штаб-фатирының урнашуы Уфа, Россия
Рәсми веб-сайт bashneft.com

Тарих үзгәртү

1951 елда «Икенче Баку» нефтен эшкәртү өчен төзелгән.

Адресы: 450037, Уфа шәһәре, Тынычлык урамы, 14 йорт.

Иске директорлары: Борис Павлович Майоров, Георгий Федорович Ивановский — 1957-1965 елларда.

Предприятие ихтыяҗлары өчен Черниковка-Восточная тимер юл станциясе (Куйбышев тимер юлы, коды 654805) төзелә.

Җитештерү (цехлар) үзгәртү

  • Электр тоздан әрчү корылмаларында карамай әзерләү цехы (ЭЛОУ)
  • АВТ-1,2,9 (Һава-вакуум май торбасы) һава белән куу һәм вакуумлы дистилляция ысулы белән май фракцияләр алына
  • АВТ.-5 (Һава-вакуум май торбасы) һава белән куу һәм вакуумлы дистилляция ысулы белән вакуумлы газойль алына
  • Риформинг (Л-35, Екса)
  • Җылылык крекинг (ТК-2,3)
  • Май блогы (йотлыгу, индустриаль, трансформатор, гидравлик һ. б. майлар эшләнә)
  • Кокслау (21-10)
  • Күкертле җитештерү
  • Изомерлаштыру (Л--35 составында)
  • Алкалау (25-4/2, СКА-күкертле-әчелек акция)
  • АГУ (абсорбция-газ фракцияләүче корылыш)
  • 22/4 (икенчел куу)
  • ЛЧ 24/7 (май, дизель ягулыгын су белән чистарту)

Җитештергән әйберләре һәм инновацияләр үзгәртү

  • Бөтен маркалы этисез автомобиль бензиннары (АИ-80, АИ-92, АИ-95, АИ-98)
  • Авиацион ягулыгы (ТС-1, РТ маркалы авиацион кәрәчине)
  • Кышкы һәм җәйге дизель ягулыклары
  • 100 маркалы яка торган мазут
  • Көчсез газ
  • Йотлыгу мае, трансмиссион, индустриаль, гидравлик майлар һ. б.
  • Техник углерод өчен чимал
  • Төзелеш, түбә һәм юл битумы