Яшь аппараты яшь җитештерү һәм дренажы өчен орбиталь структуралы физиологик система.[1]

Яшь аппараты
Сурәт
 Яшь аппараты Викиҗыентыкта

Ул түбәндәгеләрдән тора:

  • Күз яше бүлеп чыгарган яшь бизе һәм күз өслегенә сыекчаны китергән чыгару юллары ;
  • Яшь каналчыклары, яшь капчыгы һәм яшь-борын каналы, аның буенча сыекча борын куышлыгына, аскы борын кабырчыгына китә.
  • Яшь аппараты иннервациясе эчке һәм тышкы симпатик нерв системасы үрелмәсеннән башкарыла, бит нервының селәгәй төшләре генә  — парасимпатик нерв системасыннан.

Яшь китү системасы

үзгәртү

Яшь китү системасы түбәндәге төзелешләрдән тора (рәс. 5.1).

1. Яшь нокталары кабакның арткы кабыргасы буенча керфексыман (5/6) һәм яшь (1/6) өлешләре кушылган урынында урнаша. Гадәттә алар бераз эчкә карап тора һәм кабакның урта өлешен кайтарганда карала ала. Стеноз яки яшь нокталары күчүе аркасында килеп чыккан яшь агуны дәвалау чагыштырмача гади.

2. Яшь юллары кабак кырыена карата 2 мм ераклыкта асма үтә. Аннары алар медиаль борылып яшь капчыгына кадәр ятма рәвештә 8 мм чамасы бара. Өске һәм аскы юллар гадәттә бергә кушылып яшь капчыгының латераль диварына ачылган уртак юл ясый. Кайбер очракларда юллар үзләре ачыла. Лайланың зур булмаган җыерчыгы (Розенмуллер каплавычы) гомуми юл һәм яшь капчыгы тоташкан урында эленеп тора, шулай итеп күз яшьләренең юлларга кире агуын булдырмый. Юллар тыгылуын дәвалау еш авыр була.

3. Яшь капчыгының озынлыгы якынча 10 мм, ул яшь чокырында алгы һәм арткы яшь сыртлары арасында урнаша. Яшь сөяге һәм өске казналык сөягенең маңгай үсентесе яшь капчыгын борын куышлыгының урта юлыннан аера. Дакриоцисториностомиядә (ДЦР) борын-яшь юлындагы киртәне узу өчен капчык белән борын лайласы арасында анастомоз ясыйлар.

4. Борын-яшь юлы озынлыгы 12 мм һәм ул яшь капчыгы дәвамы санала. Юл латераль һәм артка төшә, борынның аскы юлына борынның аскы кучкарыннан латераль һәм аскарак ачыла. Юл тишеге өлешчә лайла җыерчыгы белән каплана (Һаснер каплавычы). Юлның тыгылуы яшь капчыгының икенчел сузылуына китерә ала.

Физиология

үзгәртү

Төп һәм өстәмә яшь бизләре эшләп чыгарган яшь күз өслегеннән уза. Яшь элпәсенең су өлешенең күләме парга әйләнү белән кими. Бу күз ярыгы зурлыгы, күз йому ешлыгы, әйләнә-тирәдәге температура һәм дымлылыкка бәйле. Калган яшь сыеклыгы түбәндәгечә агып китә (рәс. 5.2):

а) күз яше керфекләрнең өске һәм аскы кырыйлары аша уза һәм капилляр һәм суырту ысуллары өчен өске һәм аскы юлларга эләгә (рәс. 5.2а). Яшь сыекчасының якынча 70% аскы юл аша, ә 30% өске юл аша уза;

б) күзне йомганда күзнең әйләнмә мускулының алгы өлеше ампуланы кыса, юлларның ятма өлешен кыскарта һәм яшь ноктасын медиаль күчерә. (рәс. 5.2б). Шул ук вакытта яшь капчыгы фасциясенә кушылган күзнең әйләнмә мускулының яшь өлеше кыскарып, аны киңәйтә һәм шулай итеп тискәре басым чыгарып юллардан яшь сыекчасын яшь капчыгына суыртып ала;

в) күзләр ачылганда мускуллар йомшара, капчык бушый һәм уңай басым ясалып борын-яшь юлы аша яшь сыекчасы борынга чыга; (рәс. 5.2в). Бу барышта тартым көче мөһим сыйфатка ия. Яшь ноктасы латераль күчә, юллар озыная һәм яңадан яшь сыекчасы белән тула.

Яшь түгелү сәбәпләре

үзгәртү

Артык яшь килү (эпифора) түбәндәге сәбәпләр өчен була.

1. Гиперсекреция (яшьләнү) ялкынсыну яки күз өслеге зарарлануы белән бәйле. Бу очракларда яшь түгелү төп чир билгеләре белән бергә бара. Дәвалау гадәттә терапевтик.

2. Яшь китү бозылу яшь үткәрү юллары проблемалары белән бәйле. Ул салкын һәм җилле көндә көчәя һәм җылы, коры бүлмәдә кими. Сәбәпләре була ала:

а) яшь ноктасы күчү (мәсәлән, кайтарылуда);

б) дренаж системасы буенча киртә — яшь ноктасыннан алып борын-яшь каналына кадәр.

3. Яшь суырту ысулының какшавы аскы кабак салынуы яки күзнең әйләнмә мускулы көчсезлеге өчен барлыкка килә ала (мәсәлән, бит нервы параличында).

Тикшерү ысуллары

үзгәртү

Тышкы тикшерү

үзгәртү

1. Яшь нокталарын һәм кабакларны түбәндәге халәтләрне ачыклау өчен биомикроскоп яктысында тикшерү яхшырак.

• Яшь ноктасының күчүенә китергән кайтарылу еш икенчел стеноз белән бәйле (рәс.5.3а).

• Керфек (рәс. 5.3б) яки конъюнктиваның өстәмә җыерчыгы белән яшь ноктасының тыгылуы (конъюнктивохалазис - рәс.5.3в).

• Зур яшь ите яшь ноктасын күчерә (рәс. 5.3г).

• Яшь ноктасы шешүе каналикулитка хас. (рәс. 5.3д).

• Центурион синдромы кабакның урта өлеше кайтарылуы белән яшь ноктасының яшь күленнән чыгып торучы борын төбе өчен күчү белән сыйфатлана (рәс. 5.3е).

2. Яшь капчыгын капшап карарга кирәк. Басканда юллар системасында мукоцеле булган авыруларда яшь ноктасыннан лайла-эренле бүлендек чыга ала, ләкин яшь капчыгының аскы ахырыннан астарак тыгылганда гына. Кискен дакриоциститта пальпация һәм басып карау бик авырттыра, шуңа алай итмәскә кирәк. Сирәк очракта пальпациядә шеш яки яшь ташларын табып була.

Флюоресцеинны юу сынавы

үзгәртү

Ике күзнең кырыйдагы яшь инеше кабакларны тикшерү яки клиник күренешне үзгәртә алган урынлы препаратларны тамызу алдыннан биомикроскоп ярдәмендә тикшерәләр. Чагылмаган яшь түгелү белән күп авыруларда зарарланган якта кырыйдагы югары яшь инешен күзәтәләр. Флюоресцеинны юу сынавын ике конъюнктиваль куышлыкка 2% флюоресцеин эремәсе тамызып башкаралар.

Нормада 3 минуттан соң флюоресцеин юыла яисә аның минималь күләме кала. Озак тоткарлану яшьнең агып китүе җитешсезлеген күрсәтә һәм колачы 1 дән 4'кә кадәр (рәс. 5.4).

Зондлау һәм юу

үзгәртү

Зондлау һәм юуны яшь ноктасы үткәрүчәнлеген тикшергәннән соң гына башкаралар:

а) конъюнктива капчыгына урынлы анестетик тамызалар;

б) яшь ноктасын киңәйтәләр (рәс. 5.5а).

в) эчендә 2 мл гипертоник эремә булган тупас оч белән бераз бөгелгән яшь канюлясы белән шприцны аскы яшь ноктасына кертәләр һәм юу алдыннан аны юл буенча берничә миллиметр кертәләр (рәс. 5.5б).

г) киртә табылса, яшь капчыгына керергә тырышырга кирәк, аның медиаль дивары сөякле яшь чокыры каршысында урнаша; д) канюля каты яки йомшак киртәгә терәлә ала.

1. Каты киртә. Әгәр канюля яшь капчыгына керсә, ул аның медиаль диварына терәлә, аның аша каты яшь сөяген тоеп була. (рәс. 5.6а). Бу юллар системасының тулы тыгылуын төшереп калдыра. Табиб яшь чокыры өстенә бармак куя һәм эремәне кертә. Эремә борынга китсә, пациентның яшь юллары үтә торган. Борын-яшь юлы тыгылганда эремә борынга үтми, бу яшь юллары стенозы яки яшь үткәрү системасының суыру функциясенең җитешсезлеге турында аңлата. Борын-яшь юлының тулы тыгылуында эремә борынга үтми. Бу очракта сыекчаны керткәндә яшь капчыгы киңәя һәм өске яшь ноктасы аша сыекча чыга башлый. Регургитацияләнгән сыекча яшь капчыгында нәрсә булуга карап чиста, лайла-эренле яки эренле була ала.

2. Йомшак киртә. Канюля гомуми юл һәм яшь капчыкның проксималь тоташуына төртелсә, яшь капчыгына җитми нәкъ аның латераль диварына, йомшак каршылык сизеләчәк, чөнки канюля гомуми юлның йомшак тукымаларына һәм яшь капчыгының латераль диварына төртелә (рәс. 5.6б).

Юганда яшь капчыгы сузылмый. Аскы юл тыгылганда эремәнең аскы яшь ноктасы аша рефлюкс була. Өске яшь ноктасы аша рефлюкс ике юлның ачыклыгы һәм гомуми юлның тыгылуын күрсәтә.

Джонс сынавы

үзгәртү

Джонс сынавы бик сирәк кулланыла. Ул дренаж системасының өлешчә тыгылуы була алган авыруларда башкарыла. Мондый авыруларда яшь түгелү шактый чагыла, тик яшь системасы яхшы үтә торган була ала. Тулы тыгылуда, буяу сынавы нәтиҗәсез була.

1. Беренчел сынау (рәс. 5.7а) яшь аппаратының өлешчә тыгылуын яшьнең беренчел гиперсекретиясеннән аера. Коньюнктива куышлыгына 2% флюоресцеин эремәсен тамызалар. Якынча 5 минуттан соң анестетик белән юешләнгән мамык тампонны борын-яшь юлы чыккан урынга, аскы борын юлына кертәләр. Нәтиҗәләр түбәндәгечә аңлатыла:

а) уңай сынау. Борынга төшкән флюоресцеин яшь юлларның ачыклыгын күрсәтә. Яшь түгелү беренчел гиперсекреция белән бәйле, шуңа алга таба тикшерү кирәк түгел;

б) тискәре сынау. Мамык тампон буялмаса, бу яшь юлларының өлешчә тыгылуы һәм аның урнашуы билгесез яки яшь суыру механизмының җитешсезлеге турында аңлата. Бу очракта кичекмәстән икенчел сынау башкаралар.

2. Икенчел сынау (юу) (рәс. 5.7б) беренчел сынауда тамызылган һәм яшь капчыгында урнашкан флюоресцеин килү нигезендә өлешчә тыгылу була алган урынны ачыклый. Тамызылган урынлы анестетик калган флюоресцеинны юа. Аннары яшь үткәрү системасына аскы борын юлы астына физиологик эремә белән юешләнгән мамыклы тампонны кертәләр:

а) уңай сынау. Борынга төшкән флюоресцеинга буялган эремә флюоресцеин яшь капчыгы аша үткәнен аңлата. Шулай итеп өске яшь юлларының функциональ ачыклыгы раслана, ә борын-яшь юлының өлешчә тыгылуы төшеп калдырыла;

б) тискәре сынау. Борынга төшмәгән, буялмаган физиологик эремә флюоресцеин яшь капчыгына үтмәгәнен аңлата. Бу яшь ноктасының, юлының, гомуми юлының өлешчә тыгылуы яки яшь сыекчасын суыру механизмының какшавы турында аңлата.

Искәртү

үзгәртү
  1. Cassin, B. and Solomon, S. Dictionary of Eye Terminology.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.