Яшел Үзән сәнгать галереясы

Яшел Үзән шәһәре сәнгать галереясы (рус. Муниципальное бюджетное учреждение «Художественная галерея» г. Зеленодольска) — Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (сәнгать галереясы). Татарстан Республикасында сынлы сәнгать үсеше барышы белән таныштыра.

Яшел Үзән сәнгать галереясы
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Яшел Үзән районы
Урын Яшел Үзән
Яшел Үзән
сәнгать галереясы
Нигезләү датасы 2002
Урын 422550 ТР, Яшел Үзән, Иван Засорин ур., 4а.
Директор Татьяна Петр кызы Садкова
Сайт khudozhestvennaya_galereya

Тарих үзгәртү

2002 елның 9 февралендә ачыла. Галерея эшчәнлеге дәвамында 350дән артык күргәзмә оештырыла[1].

Күргәзмәләр үзгәртү

Күргәзмәләрдә хәзерге заман рәсем сәнгате, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, фоторәсемнәр күрсәтелә. Галереяда Татарстан рәссамнары И. Антонова, А. Абзгилдин, Е. Голубцов, А. Дорофеев, З. Гыймаев, А. Ильясова, А. Иншаков, С. Румак, И. Хәсәнов, Ф. Хасьянова эшләре, шулай ук декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, фоторәсемнәр күргәзмәләре оештырыла. Галереяда балалар һәм өлкәннәр сәнгать студияләре эшли. Галерея иҗади очрашулар, шигъри кичәләр, концертлар һәм төрле тәкъдим итү чаралары, мастер-класслар уздыра, туристлар кабул итә.

Экспонатлар үзгәртү

Галерея ачылганда фондларында бернинди сәнгать әсәре дә булмый. 2015 ел башына галерея фондында 254 хәзерге заман сәнгать әсәре (графика, рәсем сәнгате, гамәли сәнгать, фоторәсем) исәпләнә. Галереяда даими үзгәреп торган күргәзмәләр эшли (мәсәлән, һөнәри фотограф Вячеслав Карповның шәхси фотокүргәзмәсе[2]).

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү