Яулык салыштатар халык уены.

Яулык салыш
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

Уйнаучылар кулга-кул тотынып бер түгәрәк ясыйлар. Алар хор белән берәр җыр җырлый. Түгәрәк тышында бер кыз кала. Ул җыр җырлаган арада түгәрәктәгеләргә сиздермичә кулында яшереп тоткан яулыгын берәрсенең артына ташлап китә. Әгәр артына яулык ташланган уенчы моны сизмәсә, яулык салучы түгәрәкне бер әйләнеп килгәч яулыгын алып шуның белән аңа суга башлый. Бу вакытта туктап тора. Сугылган уенчы түгәрәкнең тышыннан бер кат йөгереп әйләнә. Тегесе исә аны куып җитеп яулык белән сугарга тырыша. Йөгерүче үзенә бер дә суктырмыйча, үз урынына килеп баса алса, уен искечә кабатлана. Әгәр суктырса, ул яулык салучы булып кала. Аның урынын суккан кеше ала.

Чыганаклар үзгәртү