Ясная Поляна (Мөслим районы)

Викибирелмәләрнең буш элементы

Ясная ПолянаТатарстанның Мөслим районында юкка чыккан торак пункт. Икенче атамасы — Коммуна. 19291982 елларда авыл булып яшәгән. Хәзер авыл урынында Яңа Усы авыл җирлеге[1] кешеләренең печәнлек җирләре.

Геграфия

үзгәртү

Ясная Поляна авылы Мөслим районы Яңа Усы авылыннан көньякка таба 4 км ераклыкта, Үрнәк суы буена урнаша.

Этимология

үзгәртү

Су буендагы якты аланга урнашканга күрә, исемен (ойконим) Ясная Поляна (Якты Алан) дип атаганнар.

Авылга 1929 елда Яңа Усы авылы керәшен татарлары нигез сала . Күчү сәбәбе — чәчүлек җирләрнең ерак урнашуы. Иң беренче булып, Павел, Михаил Григорьевлар, Терентьевлар, Тазов, Николаев, Шишкиннар күченә.

Коммуна

үзгәртү

Мөслим районының байтак авылларыннан аермалы буларак, башта күмәк хуҗалык урынына коммуна[калыпны мәкаләдән алып куярга] оеша (авылның икенче исеме дә шуннан). Аерым хуҗалыклар малларын коммунага тапшырып, аларны бергәләп карыйлар. Ашханә оештырып, шунда бергә ашыйлар. Азык-төлек гаилә әгъзалары санына карап бүленә. Балаларны ясле, бакчада карыйлар. Коммуна әгъзалары үзләре өчен барак тибындагы йортлар төзи, гаиләләре белән шунда яши. Авылда клуб, дүртьеллык мәктәп (4 сыйныф тәмамлаган балалар Яңа Усыга йөреп укый), кибет, медпункт ачыла. Шәфкаь туташы — Ольга Никонова.

Коммунаның беренче рәисе — Демьян Николаев, бригадир — Григорий Глухов. Коммунарлар басуда бөртекле ашлык (арыш, бодай) иккән, бәрәңге үстергән. Яшелчә бакчасында кыяр, шалкан, кәбестә мул уңыш биргән.

Күмәк хуҗалык

үзгәртү

Коммуна урынына «Яшьлек» күмәк хуҗалыгы оеша. Игенчелек тармагына мал-туар, кош-корт асрау, умартачылык өстәлә. Күмәк хуҗалыкта дуңгыз, сарык фермалары төзелә. Гаиләләр үз бакчаларына алмагач утырта.

Таралу

үзгәртү

ТАССР Югары шурасы президиумының «Кече авылларны берләштерү юлы белән авылларны эреләндерү турында» 1965 елда чыккан указы нигезендә, хуҗалыкларны эреләндерү кампаниясе башлангач, Ясная Поляна (Коммуна) авылы тарала. Аны Яңа Усыга кушалар (кире кайтаралар). Иң беренче булып Николай Петров күчә. Ә соңгы кеше булып Владимир Николаев, Маркел Мартемьяновлар кузгала (1976, 1982).

Бөек Ватан сугышы

үзгәртү

Бөек Ватан сугышы башланганда авылда 41 хуҗалык була. Сугышка 36 кеше китә: 28 ир-ат, 8 хатын-кыз (Елена Павел кызы Григорьева, Лидия Семен кызы Петрова, Анна Семен кызы Петрова, Зинаида Собина, Александра Демьян кызы Николаева, Ольга Захар кызы Шадрина, Клавдия Тазова, Евгения Собина).

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии Академии наук РТ, 1993.
  2. Татарская АССР: Административно-территориальное деление на 1 января 1948 года (сост. Г. С. Губайдуллин). Казань: Татгосиздат, 1948.
  3. Географические названия по Татарской АССР. Китапта: Татарско-русский словарь. М.: Издательство «Советская энциклопедия», 1966 г., стр.788-804.

Әдәбият

үзгәртү
  1. Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП , 2003, 220-221нче бит.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү