Ясминә Кадыйрова

Ясминә Ринар кызы Кадыйрова (11 декабрь 2004, Казан) — Россиянең тимераякта фигуралы шуучы, парлы шуууда чыгыш ясый. Иван Бальченко белән бергә алар Россия Кубогының көмеш медале ияләре (2020).

тат. Ясминә Кадыйрова
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Россия
Кайсы ил өчен чыгыш ясый  Россия
Туу датасы 11 декабрь 2004(2004-12-11) (19 яшь)
Туу урыны Казан, Россия
Һөнәр төре фигурист
Тренер Этери Тутберидзе, Гачинский, Артур Андреевич[d], Артур Минчук[d], Москвина, Тамара Николаевна[d] һәм Мишина, Татьяна Николаевна[d]
Спорт төре фигурное катание[d]
Спортивная дисциплина парное фигурное катание[d] һәм женское одиночное фигурное катание[d]
Партнёр в спорте или профессии Иван Андреевич Бальченко[d] һәм Валерий Викторович Колесов[d]
Нинди вики-проектка керә Проект:Фигурное катание[d]
 Ясминә Кадыйрова Викиҗыентыкта

2019 елга кадәр ялгыз шууда чыгыш ясаган.

Карьера үзгәртү

Ясминә Кадыйрова 2004 елның 11 декабрендә Казанда туа. Әнисе Резеда Сибгатуллина җитәкчелегендә «Зилант» спорт мәктәбендә фигуралы шуу белән шөгыльләнә башлый. 2013 елда әнисе Олимпия резервының республика махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры вазыйфасын ала, анда Ясминә киләсе өч сезонны шөгыльләнә. Бу чорда ул зона ярышларында җиңүче була һәм кече яшьтәге Россия Беренчелекләрендә катнаша. Соңрак Санкт-Петербургка күчеп килә, анда Татьяна Мишина белән хезмәттәшлек итә[1]. Шулай ук озак вакыт Этери Тутеридзе төркемендә була. Тутеридзе төркемендәге күнегүләр нәтиҗәсендә, Кадыйрова җитди җәрәхәт ала һәм ярты ел дәвамында ярыша алмый.

2019 елның февралендә ул халыкара ярышларда беренче тапкыр катнаша. Сахалинда беренче тапкыр «Азия балалары» кышкы уеннары уза, анда Көньяк Кореяның өлкәннәр чемпионаты медалистлары Ю Ён һәм Ли Хэ Ин катнаша. Ярышларның беренче көнендә Кадыйрова дүртенче урында урнаша һәм ирекле программа нәтиҗәләре буенча бу позицияне саклап кала[2]. Ул яхшы чыгыш ясый, кыска һәм ирекле программада бары тик бер элемент буенча гына судьялар тарафыннан «минус» ала[3][4].

Кадыйрова барлык өчле сикерүләр, 3—3 каскадларны сикерә белә, ә тренировкаларда дүртләтелгән сальхов башкарган[5]. Ялгыз шууда перспективалар булуга карамастан, ул парлы разрядка күчә. 2019 елның сентябрендә Ростов фигуристы Иван Бальченко белән дуэт тәшкил итә. Инде ярты елдан соң пара уңышка ирешә, алар Россия Кубогы финалының көмеш медальләрен яулап алалар[6]. Кыска программада хаталар ясап, Ясминә белән Иван алтынчы урында урнашалар. Икенче көнне алар ирекле программаны чиста башкаралар, барлык элементлары уңай GOE өстәмәләр ала, һәм, нәтиҗәдә, пара икенче урынны яулап ала[7].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ясмина Кадырова. FSkate.ru. әлеге чыганактан 2019-11-14 архивланды. 2020-03-29 тикшерелгән.
  2. I Winter Children of Asia Interntnl Sports Games. ФФКР. әлеге чыганактан 2019-02-14 архивланды. 2020-03-29 тикшерелгән.
  3. Junior Ladies SP Judges Details (PDF). ФФКР. әлеге чыганактан 2019-02-14 архивланды. 2020-03-29 тикшерелгән.
  4. Junior Ladies FS Judges Details (PDF). ФФКР. әлеге чыганактан 2019-02-18 архивланды. 2020-03-29 тикшерелгән.
  5. Ещё одна россиянка освоила четверной. Теперь Лиза победит учениц Тутберидзе?. Чемпионат. әлеге чыганактан 2019-09-13 архивланды. 2020-03-29 тикшерелгән.
  6. YouTube сайтында Ясмина Кадырова - Иван Бальченко. Финал Кубка России. 2020
  7. Анастасия Мишина - Александр Галлямов выиграли финал Кубка России, Ясмина Кадырова - Иван Бальченко завоевали серебро, Алина Пепелева - Роман Плешков -- бронзу. ФФКР. әлеге чыганактан 2020-02-20 архивланды. 2020-03-29 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү