Ямансары Яппаров

Ямансары Яппаровбашкорт старшинасы. 1773-1775 елгы крәстияннәр сугышында катнашучы, Емельян Пугачёв полковнигы.

Ямансары Яппаров

Биографиясе үзгәртү

Чыгышы белән Нугай даругасы Сөн-Кыпчак волосте башкорттарынан. Сөн-Кыпчак волосте старшинасы итеп сайлана. Хәзерге Башкортстан Куергазы районы Ямансары авылы аның исеме буенча аталган.

1954 елның 9 июлендә Уфа провинция канцеляриясендә Нугай даругасының 5 вулвсының 147 вәкиле һәм завод хуҗалары И. Б. Твердышев һәм И. С. Мясников арасында 483 рудник астына җир бирү турында килешү төзелә, башкорт делегациясе составында булачак күтәрелеш башлыклары Ямансарый Яппаров, Кинҗә Арысланов, Котлыгилде Абдрахманов, Качкын Самаровлар да була

1773 елда Е. И. Пугачевның җитәкчелегендә крәстияннәр сугышы башлангач, патша хөкүмәте башкорт старшиналарына каратель отряды җыярга боера. Ямансары Яппаров үз вулысында 500 кешедән торган каратель отрядын туплый һәм 28 сентябрьдә башкорт каратель командалары дислокацияләнгән Имангол авылына тәүгеләрдән булып килә. 1773 елның 4 октябрендә Бәрде баш күтәрүчеләр үзәгенә килеп башкорт старшиналары арасыннан беренче булып үзенең командасы белән баш күтәрүчеләр ягына күчә. 1773 елның октябреннән Ырынбур каласын камауда катнаша. Төпчек Арслановка һәм Әлибай Мурзаголовка күп меңлек башкорт полкы белән җитәкчелек итәргә ярдәмләшә, Е. И. Пугачев аңа полковник чины бирә[1]

1774 елның март азагында — апрель башында Төп гаскәр Татищев ныгытмасы һәм Сакмар калачыгы янындагы алышларда җиңелгәч, беренчеләрдән булып баш күтәрүчеләр хәрәкәтенә чыга. 300 кешедән торган команданы туплый, аңа үзенең улларын Киекбай һәм Үзәнбай Мансуровларны командир итеп куя һәм аны Е. И. Пугачевты эзәрлекләүгә юнәлтә. Ямансары Яппаров үзе И. Л. Тимашев җитәкчелегендәге хөкүмәт командасы составына керә[1].

Хөкүмәт гаскәрләренең баш командующие генерал Ф. Ф. Щербатов хәбәр итүе буенча, 1774 елның җәендә тагын баш күтәрүчеләр ягына чыга. 1774 елның июлендә Имангол авылы янында Ямансары Яппаров һәм Акбулат Ракаев җитәкчелегендәге якынча 2 мең кешедән торган берләшкән отряд И. Г. Шевич командалыгындагы хөкүмәт гаскәрләре белән алышта җиңелә. Ямансары Яппаров влачларга бирелә. Тарихчы И. М. Гвоздикова ярашлы, Щербатов бу очракта хата җибәргән, бу вакытта Ямансары Яппаров башкорт ягына чыкмаган, чөнки Селәүсен Кинҗин тарафыннан әсиргә алынган булган.[1]

Аннары башкорт авылларында көрәшне бетерү өчен агитация алып бара, башкортлардан торган үз вулысының отрядын хөкүмәт гаскәрләренә ярдәмгә җибәрә.[1]

1774 елның көзендә 21 старшина белән бергә Казан яшерен комиссиясенә килә һәм декабрьгә кадәр күзәтү астында була. Шушы комиссия карары буенча, җәзасыз иреккә чыгарыла, аның Сөн-Кыпчак вулысы старшинасы вазифасы калдырыла[1].

Киләсе язмышы билгесез.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Кулбахтин Н. М. Нуғай даруғаһының башҡорт юлбашсылары. — № 6. — С. 76—77. — ISSN 1683-3554.

Әдәбият үзгәртү

  • Кулбахтин Н. М. Башкирские вожди Крестьянской войне 1773-1775 годов. Ч.1. — Уфа, 2005.
  • Таймасов С. У. Восстание 1773—1774 гг. в Башкортостане. — 2000.
  • Кулбахтин Н. М. Емансара Епаров // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.