Ядегәр вулысы
Ядегәр вулысы (тат. يەدىٰگەر ۋولىٰسىٰ, рус. Ядыгерская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Ядегәр вулысы | |
---|---|
Үзәк | Чура |
Халык саны | 10163 кеше (1897) |
Арбур, Янгол (Вәтке губернасының Малмыж өязе), Балтач (Казан өязе), Яңа Чүриле, Бөкмеш һәм Иске Юмья вулыслары белән чиктәш булган (1890). 17 торак пунктта 10163 кеше яшәгән.[1] 1922-1925 еллар аралыгында бетерелгән.