ЯФ язы[1], ягъни ЯФ күтәрелеше, - ясалма фәһем (ЯФ) өлкәсендә 2010-нчы еллар ахырында башланган тиз үсеш чоры. Билгеле мисаллар арасында Google DeepMind җитәкчелегендәге аксымның бөгелү фаразы һәм OpenAI җитәкчелегендәге генератив ЯФ.

ЯФ язы
... хөрмәтенә аталган ЯИ
Моның каршысы Зима искусственного интеллекта[d]

2012 елда Торонто университеты тикшеренү төркеме беренче тапкыр ясалма нейрон челтәрләрен һәм тирән өйрәнү ысулларын кулланды һәм аның нәтиҗәсендә imagenet конкурсы вакытында санак күрүен камилләштерде — объектлар таныганда, хаталар ешлыгы 25% тан түбәнәйде. ЯФ өлкәсендә эшчеләргә бу казаныш бик мөһим иде, чөнки санак күрүен үстерергә ифрат читен. 2015 елның декабрендә Open AI'га нигез салынды. Оешма башка институтлар һәм тикшеренүчеләр белән ирекле хезмәттәшлек итәргә вә үз патентларын һәм тикшеренүләрен җәмәгатьчелеккә күрсәтергә вәгъдә бирде. 2016 елның мартында AlphaGo тәҗрибәле го-уйнаучы Ли Седольны 5 өлештән торган матчта җиңде. Уенга кадәр белгечләр Ли Седоль отыр дип икеләнмичә юрыйлар иде, ә санакны булган технологияләр белән года уйнарга өйрәтеп булмый дигән фараз бар иде.Бу очрак җәмгыятьнең ЯФ белән кызыксынуының шактый үсүенә китергән: матч тәмамланганнан соң, 2016 елның 17 мартында Корея җөмһүрияте хөкүмәте киләсе биш ел дәвамында ЯФ өлкәсендә тикшеренүләргә 863 миллион доллар (1 триллион Корея вон) инвестицияләргә җыенуы турында белдерде[2].Генератив ЯФ ярышы 2017 елда җитди рәвештә башланды. 2018 елда Стэнфорд университеты тарафыннан ЯФ өлкәсендә коммерция һәм тикшеренү тырышлыкларының глобаль күтәрелүе турында хәбәр итте. Ул елны Европада бу өлкәдә иң күп хезмәтләр басылып чыга. AlphaFold кебек технологияләр аксымның бөгелү төгәлрәк фаразларга мөмкинлек бирде һәм дарулар ясау процессын яхшыртты. Икътисадчылар һәм канун чыгаручылар ясалма фәһемнең киләсе йогынтысы турында ешрак фикер алышырга керештеләр[3][4]. 2022 елга зур тел модельләре чат-ботлар өчен кушымталарда ешрак файдалыныла башлады; текстны рәсемгә үзгәртү модельләре кеше төшергән кебек күренгән сурәтләр тудыра алды. Ә сөйләм синтезы әсбаплары кеше сөйләмен нәтиҗәле итеп кабатлый алды. АКШга күчеп килгән галимнәр-мөһаҗирләр илдә ЯФ технологияләрен үстерүдә зур урын били, әмма аларның күбесе Кытайда белем алган, шуңа күрә бу ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр тагын да начарая бара. Сәясәтчеләр ЯФ үсешен Кушма штатлар һәм Кытай арасындагы икътисади һәм геосәяси өстенлекләр өчен көндәшлек дип бәяли.

Алга китеш

үзгәртү

Кеше гомерен озайтырыр өчен ЯФ кулланарга кирәк дигән тәкдимнәр бар.

CASP (аксым структураларын фаразлауны тәнкыйди бәяләү) тестында 90 баллдан артык җыйган AlphaFold 2 хисаплау биологиясе өлкәсендә зур казанышка иреште һәм дистә еллар дәвамында биология алдында торган мәсьәләне хәл итте дип санала[5]. Төгәл фаразлау сәләте дарулар эшләүне тизләтер һәм авыруларны яхшырак аңларга мөмкинлек бирер[6]. Аксым структураларын фаразлау ясалма аксымнар үстерергә ярдәм итәчәк. Алар чүп-чар эшкәртү һәм биоягулык җитештерүгә зур өлеш кертә алалар. Өстәвенә, ясалма аксымнар басуларның уңышын арттырырга тиеш. Нобель премиясе лауреаты һәм структур биолог Венки Рамакришнан алынган нәтиҗәне шаккатыргыч казаныш дип атады вә бу өлкәдә күп белгечләр юрый алганнан дистә еллар иртәрәк булды дип өстәде. ЯФ аксымнарның формасын атом зурлыгына кадәр төгәллек белән фаразлап булыр диючеләр дә бар.

Рәсемнәр һәм видеолар

үзгәртү
 
Stable Diffusion тарафыннан "ат өстендә астронавт фотосы"дигән текст нигезендә барлыкка китерелгән сурәт

Текстны рәсемгә үзгәртү модельләре 2021 елның гыйнварында OpenAI’ның DALL-E трансформатор системасын игълан иткәч, җәмәгатьчелекнең киң игътибарын җәлеп итте[7]. 2022 елның апрелендә катлаулы һәм реалистик сурәтләр тудырырга сәләтле дәвамчы система тәкъдим ителде, DALL-E 2 [8]. Текстны рәсемгә үзгәртүче охшаш моделе, Midjourney, 2022 елның июлендә чыгарыла. Шул ук хезмәтне башкаручы Stable Diffusion 2022 елның августында дөнья күрә.

Текстны рәсемгә үзгәртү модельләренә ияреп, текстны видеога үзгәртү платформалары пәйдә булды, мәсәлән, Sora, make-A-Video, Imagen Video һәм Phenaki. Алар тексттан да, сүрәтле боерыклардан да видеолар ясый ала.

GPT-3 — OpenAI тарафыннан 2020 елда чыгарылган һәм югары сыйфатлы текст булдыра алган зур тел моделе[9]. Бу корал ЯФ үсешен көчәйткән һәм тизләткән дип санала[10]. GPT-3.5 дип аталган яңартылган версия кулланыла башлагач, ул күп өлкәләрдә җентекле җаваплар төгәл биргәнгә үзенә җәмгыятне тартты[11]. GPT-4 2023 елның 14 мартында чыгарыла һәм озакламый Microsoft Bing эзләү системасында файдалына. Шулчак башка тел модельләре дә хасил була, мәсәлән, Google ширкәтенең PaLM, Gemini һәм Meta Platforms’ның LLaMA.

2023 елның гыйнварында Deepl Write дөнья күрә, ул бер телле текстларны яхшырту өчен корал. Шул ук елның декабрендә Google’ның соңгы Gemini моделе тәкъдим ителде[12].

Музыка һәм тавыш

үзгәртү

2016 елда Google DeepMind Wavenet’ны тәкъдим итә, ул инглиз, кытай һәм пианино музыкасын уйный торган нейрон челтәре[13]. ElevenLabs’ка 2022 елны нигез салына, һәм ул кулланучыларга язуларны тавышландырырга ярдәм итәр өчен яңа үзенчәлекле тавышлар ясый яки булганнарны файдалана. Моннан тыш, ElevenLabs аларга теләсә нинди җөмләне яки кызыл юлны алар ясаган тавыш белән кычкырып укырга мөмкинлек бирә. Ул тагын тавыш китапханәсе тәкъдим итә, анда кулланучылар үзләре ясаганнар белән бүлешәләр. Әлеге вакытта ElevenLabs 30 телдә диярлек эшли ала.

Генератив ЯФ үсү сәбәпле, гади тасвирлама нигезендә тулы музыкаль әсәрләр булдыруга маһир модельләр ясала башлый. Бу өлкәдә ике танылган веб-кушамталар булып 2023 елның декабрендә эшли башлаган Suno AI һәм 2024 елның апрелендә барлыкка килгән Udio тора.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү