Юрий Семендер (тулы исеме Юрий Семенович Семенов; 1941 елның 2 гыйнвары, Таныш, Кызыл Армия районы, Чуаш АССР) - чуаш шагыйре, тәрҗемәче һәм мөхәррир, әдәбият белгече. Чуаш Республикасының халык шагыйре (1999).

Юрий Семендер
Туган 2 гыйнвар 1941(1941-01-02) (83 яшь)
Красноармейски районы, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университеты
Һөнәре язучы, шагыйрь

Биография үзгәртү

Юрий Семендер 1941 елның 2 гыйнварында Чуаш АССРының Кызыл Армия районы Таныш авылында туа.

Чуаш дәүләт университетын тәмамлап, ВЛКСМның Цивильск райкомында, «Октябрь юлы» район газетасы редакциясендә, Чуаш китап нәшриятында эшли. 1973 елдан СССР Язучылар берлегендә.

1974-2004 елларда Юрий Семенович «Ялав» журналының баш мөхәррире булып эшли (аның «Чăрăш» (Чыршы) дигән беренче шигыре 1958 елда «Ялав» журналында басылып чыга).

Юрий Семеновичны Чабаксар шәһәр Думасы депутаты итеп сайлыйлар, Чуашстан язучылар берлеге идарәсендә эшли, Чуаш дәүләт гуманитар фәннәр институтының Гыйльми советы әгъзасы, мәдәният һәм милләтләр эшләре буенча Министрлык коллегиясе әгъзасы, мәгълүмат сәясәте һәм архив эше министрлыгы коллегиясе әгъзасы, Чуаш Республикасы Президенты каршындагы Ярлыкау мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы була.

Юрий Семендер әдәбиятка 1970 еллар башында килә, ул «Тупа» (Присяга), «Çĕр çаврăнать» (Җир әйләнәсе) шигъри җыентыкларын бастырып чыгара. Аның шигырьләре һәм поэмалары Россия һәм дөнья халыкларының 20дән артык телендә басылып чыга.

Ул чуаш теленә А.Пушкин, М. Лермонтов, С. Есенин, А. Твардовский, К. Симонов, Россия һәм БДБ халыкларының күп кенә язучылары зсәрләрен, музыкаль комедияләрне, опералар һәм оперетталар, балет, «Птица счастья», «Лебедушка», «Свадьба», «Дети леса» кебек вокаль — хореографик сюитлар һ. б. тәрҗемә иткән. Композитор Ф. Лукин, Г. Лебедев, Г.Хирбю, Ф. Васильев, Н. Эриванов, Н. Карлин, Ю. Кудаков, А. Никитин һ. б. белән иҗади берлектә 300 дән артык җыр иҗат итә. Күп кенә әдәби мәкаләләр һәм очерклар авторы буларак та билгеле.

Төп әсәрләре үзгәртү

«Аван-и, салтак» (Саумы, солдат), «Йĕс шăнкăрав» (Бакыр кыңгырау), «Ниме» (Ярдәм), «Уçланкăри палан» (Аланда балан), «Чĕнтĕрлĕ кĕпер» (Бизәкле күпер), «Шетмĕ шывĕ» (Шәтмә суы), «Хурапа шурă» (Ак та кара), «Земля в узорах» (Бизәкле Җир), «Хуркайăк çулĕ» (Киек каз юлы), «Чăваш пики» (Чуаш чибәре), «Пирĕн вăйă карти» (Безнең әйлән бәйлән), «Çиçĕм сапаки» (Яшен яшнәү).

Әдәбият үзгәртү

  • Пирĕн вăйа карти: сăвăсем. Шупашкар. 2005. ISBN 5-7670-1423-X

Чыганаклар үзгәртү

  • Чăваш литературин антологийĕ / Сост.: Д. В. Гордеев, Ю. А. Силэм. — Чебоксары, 2003. ISBN 5-7670-1279-2.