Юрий Виноградов (1907)


Юрий Виноградов (15 февраля 1907) - совет композиторы, музыкант, педагог, профессор. Татарстан автономияле Совет Социалистик Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе .

Юрий Виноградов

БиографияҮзгәртү

  • Юрий Васильевич Виноградов 1907 елның 15 февралендә Уфа губернасы Бәләбәй шәһәрендә композитор Василий Иванович Виноградов гаиләсендә туган.
  • 1926 елда Казан музыка көллиятен (Олег Дмитриевич Родзевичның фортепиано классы) тәмамлый.
  • 1946 елда Мәскәүдәге Гнессин исемендәге музыка-педагогия институтының теоретик-композиторлык факультетын (җитәкчесе -Максимилиан Осеевич Штейнберг, композиция классы) тәмамлый.
  • 1936-45 елларда Казан музыка училиәмәктәбендә композиция щесында музыкаль-теоретик фәннәрдән укыта.
  • 1945-77 - Казан консерваториясенең музыкаль әсәрләренә анализ ясаучы укытучы.
  • Ул 1983 елның 4 гыйнварында Казанда үлә.

ШәкертләреҮзгәртү

  1. Бакиров Әнвәр Закир улы - композитор, скрипкачы, Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСР, Татарстан Республикасының Халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан АССР дәүләт премиясе лауреаты.
  2. Вәлиуллин Аллагиар Гарифулла улы - композитор
  3. Шәмсетдинов Исмай Гайнетдин улы - композитор, Татарстан автономияле Совет Социалистик Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының халык артисты.
  4. Фандеев Тимофей Игнатьевич - композитор, баянчы, Чуаш педагогия институты укытучысы, Чуаш Автоном Совет Социалистик Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Чуаш Автоном Совет Социалистик Республикасы Композиторлар берлеге әгъзасы.
  5. Вәлиуллин Хөснулла Вәли улы - композитор, Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы катнашучысы, ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.


ИҗатыҮзгәртү

Юрий Виноградов "Татар совет музыкасы тарихы" курсы өчен беренче укыту программасын төзүдә катнашкан, татар композиторларының әсәрләренең беренче басмаларын редакцияләгән, концертларга һәм спектакльләргә рецензия язган, музыкаль һәм тәрбияви эш алып барган.

  • Симфоник оркестр өчен «Әпипә» татар халык җырлары темасына вариацияләр; Фортепиано өчен балалар альбомы; Ике фортепиано өчен татар маршы; Муса Җәлил шигырьләренә "Сандугач Һәм Чишмә" кантатасы Александр Сергеевич Пушкин, Степан Петрович Щипачев шигырьләренә романслар цикллары; Татар шагыйрьләре шигырьләренә романслар һәм җырлар; Фортепиано өчен эшкәртүдә 12 Кытай халык җыры; Татар, кыргыз һәм инглиз халык җырларының вокал һәм фортепиано эшкәртмәләре; Балалар хоры өчен әсәрләр.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү