Юлчы бабайтатар халык уены.

Юлчы бабай
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

Шобага салышып яки санашып, яки үз ризалыгы белән берәүне «юлчы бабай» итеп билгелиләр дә уртага чыгаралар. Уйнаучыларга утырырга алдан урыннар әзерләнгән, тик бер урын гына ким була. Юлчы бабай уртага баскач, барысы да кулга-кул тотынып, аның тирәсендә нинди дә булса бер көйгә җырлап әйләнә башлыйлар. Юлчы бабай таяк шакылдатуга, һәммәсе җырны туктатып тиз генә берәр урын алып калырга тырышалар. Урынсыз калган уенчы юлчы бабайга килеп:

— Юлчы бабай, йомыш белән килдек сиңа, Берәр ансат чара гына өйрәт миңа: Юлдашларым мине монда ташлап китте, Котылдырсаң синең өчен җаным фида, — ди һәм аның боерыгын көтә. Юлчы бабай аңа я җырларга, я биергә, я шигырь сөйләргә, яисә тыраклап түгәрәк тышыннан бер әйләнеп чыгарга куша. Боерыкны җиренә җиткергәч, юлчы бабай үз урынын аңа биреп, түгәрәккә кушыла да, уен күрсәтелгәнчә дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү