Югары температуралы үтә үткәрүчәнлек
Югары температуралы үтә үткәрүчәнлек (ЮТҮҮ, Югары температуралы үтә үткәргечләр) - чагыштырмача югары температурада үтә үткәрүчәнлекнең күренеше. 30 Кельвинга кадәр (−243.2 °C) түбән температуралы (яки гадәти) үтә үткәрүчәнлек булып санала, кайбер галимнәр азот кайнау ноктасыннан югарырак (77К, яки −196 °C) чик температуралы үтә үткәргечләрне ЮТҮҮ дип йөртәләр.
Беренче Югары температуралы үтә үткәргеч 1986 елда Беднорц һәм Мүллер тарафыннан ачылган, шуның өчен галимнәр 1987 елда Нобель премиясенә лаек була.
Купратлар
үзгәртүГадәттә югары температуралы үтә үткәрүчәнлек үзенчәлекле керамикаларда хасил була, ул керамиканың структурасы аерым бакыр-әче тудыргыч яссылыкларыннан тора, шуның өчен алар купратлар дип атала.
Күп CuO2-катлы купратлар югарырак чик температурасына ия, кайбер тикшеренүләр буенча үтә үткәрүчән тәртип параметры (ярыгы) CuO2 саны белән арта, мәсәлән, Bi-2201 үтә үткәрүчән ярык Δ=12-13 meV, Bi-2212 : Δ=25-26 meV, Bi-2223: Δ=35-36 meV, шулай ук Hg һәм Tl нигезле үтә үткәргечләрдә тәртип параметры CuO2 санына туры пропорциональ була.
Кушылма | Билге | Tc (K) | Cu-O катлар саны кристаллик рәшәткәдә |
Кристалл төзелеше |
---|---|---|---|---|
YBa2Cu3O7 | 123 | 92 | 2 | Орторомбик |
Bi2Sr2CuO6 | Bi-2201 | 20 | 1 | Тетрагональ |
Bi2Sr2CaCu2O8 | Bi-2212 | 85 | 2 | Тетрагональ |
Bi2Sr2Ca2Cu3O10 | Bi-2223 | 110 | 3 | Тетрагональ |
Tl2Ba2CuO6 | Tl-2201 | 80 | 1 | Тетрагональ |
Tl2Ba2CaCu2O8 | Tl-2212 | 108 | 2 | Тетрагональ |
Tl2Ba2Ca2Cu3O10 | Tl-2223 | 125 | 3 | Тетрагональ |
TlBa2Ca3Cu4O11 | Tl-1234 | 122 | 4 | Тетрагональ |
HgBa2CuO4 | Hg-1201 | 94 | 1 | Тетрагональ |
HgBa2CaCu2O6 | Hg-1212 | 128 | 2 | Тетрагональ |
HgBa2Ca2Cu3O8 | Hg-1223 | 134 | 3 | Тетрагональ |
Интерметаллидлар
үзгәртү2001 елда MgB2 кушылмасында үтә үткәрүчәнлек Тс=40 К температурасында ачылган. Кушылманың катламлылыгы физик үзлекләр анизотропиясенә китерә, шулай ук ике үтә үткәрүчән ярык күзәтелә.
2008 елда тимер нигезендәге катлы үтә үткәрүчән кушылмалар ачыла. Беренче мәртәбә магнит атомнардан (Fe) торган кушылмаларда үтә үткәрүчәнлек табылган.
Әлегә тимер нигезендәге 6 төр үтә үткәрүчән кушылмалар ачылган, барысы FeAs яки FeSe катларыннан тора.
Хәзерге вакытта иң югары чик температуга ия булган кушылма - GdOFeAs (Gd-1111), фтор белән ул кушылмада Tc= 55 К.
Күкертле су тудыргыч
үзгәртү2015 елда бик зур басым астында (150 ГПа) күкертле су тудыргычта H2S шактый югары температуралы үтә үткәрүчәнлек табылган, аның чик температурасы Tc=203 K (-70 °C) җитә[1].
Сылтамалар
үзгәртү- Максимов Е. Г. Проблема высокотемпературной сверхпроводимости. Современное состояние // Успехи физических наук , 2000, т. 170, № 10, c. 1033—1061.
- Садовский М. В. Псевдощель в высокотемпературных сверхпроводниках // Успехи физических наук , 2001, т. 171, № 5, c. 539—564.
- Аксенов В. Л. Нейтронография купратных высокотемпературных сверхпроводников // Успехи физических наук , 2002, т. 172, № 6, c. 701—705.
- Пономарев Я. Г. Туннельная и андреевская спектроскопия высокотемпературных сверхпроводников // Успехи физических наук , 2002, т. 172, № 6, c. 705—711.
- Гинзбург В. Л. Сверхтекучесть и сверхпроводимость во Вселенной // УФН. — 1969. — Т. 97.
- Левин А. Без всякого сопротивления // Популярная механика. — 2011. — № 8.
- Открытие сверхпроводимости — глава из книги Дж. Тригг «Физика ХХ века: Ключевые эксперименты»
- Сверхпроводниковые электрогенераторы, трансформаторы и линии электропередачи
- О роли нулевых колебаний в образовании сверхпроводящего и сверхтекучего состояний