Эстония гражданнары булмаганнар

Эстония гражданнары булмаганнар (эст. määratlemata kodakondsusega isik) — Эстония территориясендә яшәүче гражданлыклары булмаган кешеләр.[1]

Эстония гражданнары булмаганнар
Дәүләт  Эстония
Эстониянең чит ил кешесе паспорты

Бу кешеләрнең статусы Эстония Республикасының 1993 елгы «чит ил кешеләре турындагы» законы белән көйләнә.[2] Граждан булмаганнарның күпчелеге Эстония территориясендә яшәгән һәм СССР таркалганнан соң аның гражданлыгын алмаган элеккеге СССР гражданнары.[3]

Хәзерге вакытта баштагы граждан булмаганнарның күпчелеге Эстония гражданнары була, бер өлеше Россия яки башка ил гражданлыгын ала, калганнары апатридлар булып тора, рәсми эстон исеме «гражданлыгы билгесез булган затлар»[4] (эст. määratlemata kodakondsusega isik).[5][6]

Эстония халкы арсында апатридлар өлеше даими кими. 2023 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, Эстониядә апатридлар саны 64 297 кеше (халыкның 4,7 %) тәшкил итә.[7]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Эстония. Языковые меньшинства в Эстонии: дискриминации необходимо положить конец. // Международная амнистия
  2. Citizenship — Estonia.eu. әлеге чыганактан 2011-01-28 архивланды. 2011-01-03 тикшерелгән.
  3. EUDO Citizenship Observatory: Country Report: Estonia., ноябрь 2009, обновлён в апреле 2010
  4. Гражданство | Siseministeerium.
  5. Полещук В. Предисловие к российскому изданию // Неграждане в Эстонии. — Центр информации по правам человека.. Цитата: «Термин „апатриды“ будет применяться к резидентам советской эпохи, не имеющим никакого гражданства. Эстонские власти обычно называют их „лицами с неопределенным гражданством“»
  6. Департамент гражданства и миграции: Määratlemata kodakondsus., 9 июня 2009
  7. RV069U: POPULATION BY COUNTRY OF BIRTH/CITIZENSHIP, COUNTY, SEX AND AGE GROUP, 1 JANUARY. ADMINISTRATIVE DIVISION AS AT 01.01.2018. Statistical database.

Сылтамалар үзгәртү