Фели́кс Эдуа́р Жюсте́н Эми́ль Боре́ль ( ( фр. Félix Edouard Justin Émile Borel Феликс Эдуард Джастин ileмил Борел ; 7 гыйнвар, 1871, Сент-Африк - 3 февраль, 1956, Париж ) - Француз математигы һәм сәясәтчесе.

Эмиль Борель
Әйтелеш
Туган 7 гыйнвар 1871(1871-01-07)[1][2][3][…]
Сент-Африк[4][5] яки Лион
Үлгән 3 февраль 1956(1956-02-03)[4][1][2][…] (85 яшь)
Париж[4][5]
Күмү урыны Q66225590?[6]
Ватандашлыгы Франция
Әлма-матер Югары нормаль мәктәп[d] һәм Бөек Лүдовик литсие[d]
Һөнәре математик, сәясәтче, университет профессоры, франсуз Каршылыгы сугышчысы, эсперантист, тикшеренүче
Эш бирүче Париж университеты[d] һәм Лилл үнивирситите[d]
Сәяси фирка Радикаль фирка[d]
Җефет Camille Marbo[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы һәм Икенче бөтендөнья сугышы
Гыйльми исем: почётный доктор Софийского университета[d]
Фән өлкәсе: ихтималлыклар назариясе[d], математика, теория меры[d][7], теория игр[d][7] һәм сәясәт[7]
Эш урыны: Париж университеты[d] һәм Лилл үнивирситите[d]
Гыйльми исем: почётный доктор Софийского университета[d]
Фәнни җитәкче: Дарбу, Жан Гастон[d][8]
Мәшһүр шәкертләр: Анри Лебег
Известен как: один из основоположников теории меры и её приложений в теории вероятностей

 Эмиль Борель Викиҗыентыкта

Биографиясе

үзгәртү

Эмиль Борель Францияның көньягында Авиньон янында туган. Аның әтисе Оноре Борель протестант чиркәве пасторы, әнисе Эмилия Тейсье Солье фабрикант кызы була. Гаиләлә өч бала була. Эмиль - кечесе. Ул беренче белемен протестант мәктәбен җитәкләгән әтисенән алган. "Пасторыбыздың баласы гаҗәеп, - ди җирле халык, - геометрия нигезләрен өйрәнде, ә аңа өч яшь кенә." 11 яшендә Монтабан лицейына, 17 яшендә - Париж изге Варвара колледжына укырга керә, Бөек Людовик лицейында механиканы һәм геометрияне өйрәнә. Конкурсларда ике премия алганнан соң ул фән терәге булган Нормаль мәктәбендә, яки сәнәгатьче карьерасында якты киләчәк ача торган уку йорты Политехник училищеда укырга хокук ала. Эмиль фәнне сайлый һәм Нормаль мәктәпкә укырга керә. Аның беренче әсәрләре Гастон Дарбу тәэсирендә геометриягә багышланган. 1893 елда ул Лион университетында укытучы булып эшли башлай. Ул бик күп эшли, 3 ел эчендә 22 хезмәт һәм диссертация яза. 1897 елдан ул Нормаль мәктәбенең профессоры.

1901 елда ул хезмәттәше математик Пол Аппельның кызы Маргаритага, Камилла Марбо псевдонимы белән танылган булачак язучыга өйләнә.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында ул Франция Каршылык хәрәкәтендә катнаша. Галим немецлар тарафыннан кулга алына һәм Френс төрмәсенә ташлана. Салкын һәм дымлы камерада бер ай торгач, ул азат ителә. Бөек математик Бразилиягә сәяхәт вакытында алган җәрәхәте аркасында 85 яшендә үлә.

Аның туганы Арманд Борель да танылган математик була.

Айдагы кратер Борель хөрмәтенә аталган.

Уңышлары

үзгәртү

Рене Бэр һәм Анри Лебег белән берлектә, ул үлчәү теориясенә һәм аны ихтималлык теориясендә куллануга нигез салучыларның берсе иде.

Борель исемен йөртүче төп нәтиҗәләр:

  • Принцип Бореля — Лебега
  • Лемма Бореля — Кантелли
  • Лемма Бореля
  • Парадокс Бореля — Колмогорова
  • Мера Бореля
  • Алгебра Бореля
  • Теорема Бореля — Каратеодори
  • Теорема Гейне — Бореля
  • Свойство Гейне — Бореля
  • Сумма Бореля
  • Преобразование Бореля

Рус теленә тәрҗемә ителгән басмалары

үзгәртү
  • Борель[Borel E.]`Тригонометрия`1909
  • Борель[Borel E.]`Арифметика — первый цикл`1923
  • Борель Э., "Пространство и время", пер. с фр. М. и А.Лопшиц ; под ред. [и с предисл.] Н.Н.Андреева. - Москва, Гос. изд-во, [1924]. - XIII, [3], 177 с. : черт.; 23 см. - в изд.: "Современные проблемы естествознания" под общ. ред. А.Д.Архангельского [и др.]. Москва; Петроград : Гос. изд-во, 1922-. Кн. 21
  • Борель[Borel E.]`Вероятность и достоверность`[1956]1964
  • Борель[Borel E.] Дельтейль[Deltheil R.] Юрон[Huron R.]`Вероятности, ошибки`1972

Әдәбият

үзгәртү
  • Полищук Е. М. Эмиль Борель, 1871—1956. — Л.: Наука, 1980.
  • Профиль Борель Феликс-Эдуард-Жюстен-Эмиль на официальном сайте РАН
  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 Мактьютор матиматика тарихы әрхибе — 1994.
  3. Sycomore / Assemblée nationale
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Борель Эмиль // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 www.accademiadellescienze.it
  6. 6,0 6,1 https://www.tombes-sepultures.com/crbst_2031.html
  7. 7,0 7,1 7,2 Чешская национальная авторитетная база данных
  8. математика гаиләбелеме — 1997.