Элизабета Хессельблад

Хессельблад Элизабета (швед. Maria Elisabeth Hesselblad; 4 июнь 1870 ел, Фоглавик, Вестра-Гёталанд, Швеция — 24 апрель 1957 ел, Рим, Италия) — швед шәфкать туташы, католик монахинясы, Сальваторе ди Санта Бригитта орденының Римның Фарнезе майданындагы монастыре җитәкчесе. 2000 елда Рим папасы Иоанн Павел II тарафыннан беатификацияләнгән һәм 2016 елда Рим папасы Франциск тарафыннан изгеләр исәбенә кертелгән (Праведник мира).

Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Швеция[2]
Туу датасы 4 июнь 1870(1870-06-04)[3]
Туу урыны Фоглавик[d], Вара[d], Скараборг[d], Швеция
Үлем датасы 24 апрель 1957(1957-04-24)[4][3] (86 яшь)
Үлем урыны Рим, Италия
Һөнәр төре шәфкать туташы, кәшиш, основатель католической религиозной общины
Монашеский орден Бригиттки[d]
Статус канонизации святой[d]
Изгенең көне 24 апрель
Бүләкләр
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
 Элизабета Хессельблад Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Мария Элизабет Хессельблад 1870 елның 4 июнендә Фоглавикта лютераннар гаиләсендә туа һәм 13 баланың бишенчесе була. 1888 елда АКШка китә, Нью-Йоркта Рузвельт исемендәге больницада авыруларны тәрбияләргә өйрәнә. Соңрак Хессельблад Америка католиклары белән эшли башлый, бу аның католиклар чиркәвенә күчүенә китерә. 1902 елның 15 августында Вашингтонда Georgetown Visitation Preparatory School монастырендә (монастырь Посещения) католиклар йоласына күчә.

1904 елның 25 мартында Римга килә һәм 1906 елда Сальваторе ди Санта Бригитта орденына керә. Икенче дөнья сугышы вакытында Италиягә немец гаскәрләре кергәч, монастырның җитәкчесе буларак, биредә яһүдләрне һәм сәяси качакларны яшереп тота[5].

Римда 1957 елның 24 апрелендә вафат була.

Беатификация 2000 елның апрелендә Иоанн Павел II тарафыннан башкарыла. 2004 елның 9 августында Израилдәге Һәлакәт һәм батырлык институты «Яд ва-Шем» Элизабет Хессельбладка Холокост вакытында яһүдләргә күрсәткән ярдәме өчен «Дөнья халыклары әхлагын саклаучы» («Праведник мира») исемен бирә[5].

2016 елның 5 маенда Ватиканда мәдәният министры Алис Ба Кунке һәм Швед евангелист лютераннар чиркәве архиепископы Антье Якелен алдында Рим папасы Франциск тарафыннан Элизабет Хессельблад изгеләр исәбенә кертелә.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Agneta af Jochnick Östborn. For Sweden, I have given God my life! Elisabeth Hesselblads calling and Birgittine mission in Sweden. — Skellefteå: Artos, 1999.
  • Called to Holiness. Blessed Elizabeth Hasselblad. — Vejbystrand: Catholica, 2000.
  • Lars Cavallin: «Mother Mary Elisabeth Hesselblad OSsS from Fåglavik — pioneer of modern monastic life in Sweden» in Johnny Hagberg (editor): Monasteries and Monastic Life in the Medieval Diocese of Skara, Skara County Historical Society 2007.
  • Marguerite Tjäder: Mutter Elisabeth — Die neue Blüte des Ordens saints Birgitta . EOS-Verlag, Sankt Ottilien 2002, ISBN 3-8306-7116-4.
  • J. Berdonces, Hesselblad, Maria Elisabeth, in Dictionary of the institutes of perfection, vol. IV, Pauline Editions, Milan, 1977, coll. From 1530 to 1531.

Сылтамалар үзгәртү