Электрогитараэлектромагнит тавышалгычлары ярдәмендә металл кылларның тибрәнешләрен электр агымы тибрәнешләренә үзгәреп кора торган кыллы музыка коралы, гитараның бер төре. Тавышалгычлардан алынган сигнал төрле төрле мусыйкый эффектларны ясау өчен файдаланыла ала һәм динамиклар аша уйнату өчен көйчәтерелә ала.

Электрогитара 1931 елда уйлап табылган. Аннары бу инструмент джаз музыкачылары арасында тиз таралган. Бүгенге көндә электр гитарасы рок-музыканың иң мөһим инструментына әйләнде. Заманча электр гитаралары меңнәрчә аваз чыгара ала.