Эдуард Черкашин
Эдуард Черкашин ( 9 июль, 1936,Соловьевск (Амур өлкәсе) - 27 апрель, 2018, Пермь) - совет хуҗалык, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе.
Эдуард Черкашин | |
---|---|
Туган | 9 июль 1936 Соловьёвск[d], Тындинский район[d], Зейская область[d], Ерак Көнчыгыш крае[d], РСФСР, СССР |
Үлгән | 27 апрель 2018 (81 яшь) Пермь, Россия |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты |
Һөнәре | дәүләт эшлеклесе, сәясәтче |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Биографиясе
үзгәртүЭдуард Иванович Черкашин 1936 елның 9 июлендә Соловьевск бистәсендә (хәзерге - Амур өлкәсенең Тындинский районы) туган.
1959 елда Казан авиация институтын (белгечлеге: «авиация двигательләре һәм энергия җайланмалары», квалификациясе: «инженер-механик») һәм 1981 елда Мәскәү халык хуҗалыгы институтында квалификация күтәрү курсларын тәмамлый .
Хезмәт эшчәнлеге
үзгәртү- 1959-1983 - Я.Свердлов исемендәге Пермь моторлар төзү заводында эшли: бригадир, өлкән бригадир, начальник урынбасары,цех начальнигы;
- 1974-1983 елларда директор урынбасары;
- 1983-1986 - Пермь шәһәр башкарма комитеты рәисе;
- 1986—1994 - Я.М.Свердлов исемендәге «Моторостроитель» җитештерү берләшмәсе генераль директоры
- 1994-1998 - башкарма директоры, "Пермь финанс һәм сәнәгать төркеме" АҖ вице-президенты;
- 1998 - "Пермь урман сәнәгате» ААҖ директоры
- 1998-2004 - Я.М.Свердлов исемендәге «Моторостроитель» җитештерү берләшмәсе генераль директорының беренче урынбасары
- 2004-2009 елларда - тышкы кооперация буенча директор.
- 2009 елның 9 гыйнварыннан - идарәче директорның урынбасары-җитештерү буенча директор..
11 чакырылыш РСФСР Югары Советы депутаты итеп сайланган.
Ул 2018 елның 27 апрелендә үлә [1] .
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
үзгәртү- Халыклар дуслыгы ордены
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
Искәрмәләр (үзгәртү)
үзгәртү- ↑ Ушел из жизни Почетный гражданин города Перми Эдуард Иванович Черкашин — Пермская Городская Дума, archived from the original on 2018-04-27, retrieved 2022-01-04
Сылтамалар
үзгәртү- Черкашин 2022 елның 30 ноябрь көнендә архивланган.