Щ-402 — дизель-электр торпедлы су асты көймәсе Щ — «Щука» проекты.

Щ-402
Щ-314
«Щ-402» су асты көймәсе командиры Н.Г. Столбов һәм су асты көймәләренең 3нче дивизионы командиры Н.И. Морозов
Көймә тарихы
Дәүләт байрагы ССРБ ССРБ
Теркәлү порты Полярный
Суга төшерү 28 июнь 1935 ел
Флот составыннан чыгарылган 21 сентябрь 1944 ел
Заманча халәт баткан
Бүләкләр Совет гвардиясе Кызыл Байрак ордены
Тасвир
Кораб төре урта су асты көймәсе
Проект билгесе Щ — «Щука» проекты, X сериясе
Су өсте тизлеге 13,6 узел
Су асты тизлеге 8,7 узел
Бату чик тирәнлеге 90 м
Экипаж 40 кеше
Зурлык
Су өсте сукуышы 590 т
Су асты сукуышы 707,8 т
Иң зур озынлык 58,75 м
Иң зур киңлек 6,1 м
Кораллар
Артиллерия 2 x 45-мм орудия 21-К,
боекомплект: 1000 выстрел
Торпеда-
миналар коралы
борын ТА: 4 x 533-мм,
койрык ТА: 2 x 533 мм,
хәрби комплект: 10 торпед

Совет-фин сугышы үзгәртү

Ак финнәр белән сугыш башлангач, Төньяк флоты сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

Бөек Ватан сугышы үзгәртү

Бөек Ватан сугышын да төньякта каршылый. Төньяк флотның су асты көймәләре бригадасы 3нче дивизионына кертелгән, командиры Н. Столбов булган «Щ-402» су асты көймәсе 1941 елның 14 июлендә Порсангерфиордка үтеп керә һәм, совет су асты көймәләреннән беренче булып дошманга һөҗүм итеп, Хоннингсвог портында якорьда торган 3 мең т сусыешлы «Ханау» пароходын шартлата. «Щ-402» су асты көймәсе экипажы, үзенең һәлакәтенә кадәр дошманның 11 транспортын һәм су асты көймәсен юкка чыгара. Су асты көймәсенә «гвардия» исеме бирелә, ул Кызыл Байрак ордены белән, ә көймә командиры Н.Г. Столбов икенче Кызыл Байрак ордены бүләкләнә, аңа чираттан тыш 3нче ранг капитаны дәрәҗәсе бирелә.

1942 елның 14 августында сугышчан бирем үтәп кайтып килгәндә, аккумулятор батареяларын корганда су тудыргыч шартлап, көймә экипажыннан 19 кеше (командирны да кертеп) һәлак була[1]. «Щ-402» су асты көймәсе (командиры А.М. Каутский) 1944 елның 21 сентябрендә торпеда йөртүче «Бостон» совет хәрби очкычы тарафыннан, ялгышлык белән, торпеда һөҗүменә дучар була һәм барлык экипажы белән су төбенә китә.

Командирлар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Платонов А.В. Энциклопедия советских подводных лодок 1941—1945. — М.: АСТ, 2004. — Б. 592.
  • «Щуки». Легенды Советского подводного флота. — Арсенал коллекция. — М.: Яуза, Эксмо. — 176 б. — ISBN 978-5-699-25285-5.

Сылтамалар үзгәртү