Шәһәр магистраты бинасы (Алабуга)

Шәһәр магистраты бинасыТатарстан Республикасының Алабуга шәһәрендә урнашкан XIX гасыр уртасындагы архитектура һәйкәле, классицизм стилендә төзелгән ике катлы таш бина.

Шәһәр магистраты бинасы
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Алабуга
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Карта

Тарихы үзгәртү

1822 елда Алабуга сәүдәгәре Иван Кириллович Стахеев XIX гасыр башында аның әтисенә бүлеп бирелгән җир кишәрлегендә алты сажинда  ул вакыт өчен традицион булган «ярым катлы таш йорт төзи», аңа ике чуланлы кухня кушыла[1] .

Йорт хуҗасы вафатыннан соң аның тол хатыны М.И. Стахеева бинаны шәһәр җәмгыятенә сата. Соңыннан анда шәһәр магистраты, дума, сүз һәм ятим судлар, полиция идарәсе урнаша[2]. Соңрак шул ук йортта мәхәллә училищесы эшли[3].

1850 елда бина нык яна. 3 елдан соң ул Иван Иванович Стахеев акчасына үзгәртеп төзелә[2]. 1868 елда анда шәһәр иҗтимагый банкы урнаша, соңрак йорт шәһәр Думасы карамагына күчә[4].

1987 елда Татарстан АССР Министрлар Советы карары белән Алабуга шәһәр магистраты бинасы җирле әһәмияттәге шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләре исемлегенә кертелә[5], ә 1993 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары буенча республика дәрәҗәсендәге статуска ия була[6].

Архитектура үзгәртү

Ике катлы таш бина борынгы эклектика рухында үзгәртеп эшләнгән классицизм чоры архитектурасы үрнәге булып тора[2].

Йорт фигуралы аттика, бик нык калкып торган кәрниз һәм нечкә металл бормалы колонналарда челтәрле түбәле чуен болдыр ярдәмендә аерылып тора. Төп фасад XIX гасыр уртасына хас декорга ия: кессонланган пилястр рәвешендәге тәрәзәләрне каймалау, тимпаннарында ренессанс кабырчыклар урнаштырылган нурлы һәм өчпочмаклы фронтоннарның өзелгән кәрнизләре[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Жилой дом вместо Двора рыбаков и пиццерия во дворе дома Мишки-татара: что изменилось за 200 лет (2017-04-23). 2021-07-26 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Тарунов, 2017
  3. Жилой дом вместо Двора рыбаков и пиццерия во дворе дома Мишки-татара: что изменилось за 200 лет.Новая Кама(23 апреля 2017).Дата обращения: 26 июля 2021.
  4. Жилой дом вместо Двора рыбаков и пиццерия во дворе дома Мишки-татара: что изменилось за 200 лет (2017-04-23). 2021-07-26 тикшерелгән.
  5. Постановление Совета Министров Татарской АССР «О мерах по улучшению охраны, реставрации и использования памятников истории и культуры г. Елабуги в свете решений XXVII съезда» № 264 от 08.06.1987
  6. Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан «О переходе памятников истории и культуры республиканского (Российская Федерация) значения к памятникам истории и культуры республиканского (Республика Татарстан) значения» № 188 от 15.04.1993

Әдәбият үзгәртү

  • Объекты культурного наследия Республики Татарстан: Административные районы. Иллюстрированный каталог / Под ред. А. М. Тарунова. — М.: НИИЦентр, 2017. — С. 262—263. — 928 с. — ISBN 978-5-902156-41-3.