Шәһре Болгар бәете

Шәһре Болгар бәетеИдел буе Болгары дәүләте чорыннан башлап таралган татар тарихи халык җыры, Болгар шәһәре җимерелү белән бәйле җыр.[1]

«Шәһре Болгар бәете»
Җыр
Язылган Идел буе Болгары дәүләте чоры
Жанр тарихи җыр
Көй авторы халык көе
Сүзләр авторы халык җыры

Тасвиры үзгәртү

Болгар шәһәре турында «Шәһре Болгар бәете» тарихи җыры җыр һәм бәет арасындагы арадаш жанрда буларак «бәет» дип аталып китапларга кертелгән. Җырда ике заман: чәчәк атучы Болгар һәм җимерелгән Болгар сурәтләнә. Әсәренең башында гипербола кулланылып Болгар шәһәре мактап сурәтләнә. Аннары кискен борылы башлана: шәһәр һәлакәткә дучар була, ил фаҗига кичерә. Тарихи җырдан, әсәр бәет разрядына күчә. Мондый әсәрләрнең халык хәтеренә таянып, Болгар җимерелгәннән соң күп вакыт үткәннән соң барлыкка килүе аңлашыла.[1]

Сүзләре үзгәртү

Сәлам улсын сиңа, Болгар, олуг даннар күтәрдең,
Мәдәни шәһәр улдыгың Яурупага күстәрдең.
Синең изге балаларың китапларын алдылар,
Наданлык вә җәһаләтне аяк аска салдылар,
Җиһанны тетрәтмеш иде синең олуг шәүкәтең...
Кайда милкең, кайда гыйльмең, кайда бөек дәүләтең.
Тимердән вә ташлардан салган биналар вәйран,
Ни сәбәптән улды вәйран, гафилләр улыр хәйран.
Иске ташлар, тирән базлар ятар анда бу заман,
Әгәр кайтып күрер булса, танымас иде аны хан

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар / төзүче, кереш мәкалә һәм искәрмәләр язучы И.И. Надиров; фәнни редакторы Х.Ш. Мәхмүтов. Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. 488 с.
  • Татарский эпос: баиты / Сост.: Ахметова-Урманче Ф. В. – Казань: Изд-во «Фэн» АН РТ, 2005. – С. 58
  • Бакиров М. Халык хәтере. Тарихи җырларыбыз һәм бәетләребез турында // Мирас. Казан, 1992. № 10. С. 33–38